Агымдагы елның июнь аенда рәсми сайтның "Халык контроле" бүлегенә безнең шәһәрдән дүрт кеше мөрәҗәгать иткән.
Аларның барысын бер тема - урамнарның яктыртылмавы берләштерә. Бу Зотов, Борюшкин урамнарына һәм Төзүчеләр тыкрыгына кагыла. "Без ике ел элек социаль ипотека программасы буенча йортлар алган идек, - дип яза бер хатның авторы. - Әлегә...
Агымдагы елның июнь аенда рәсми сайтның "Халык контроле" бүлегенә безнең шәһәрдән дүрт кеше мөрәҗәгать иткән.
Аларның барысын бер тема - урамнарның яктыртылмавы берләштерә. Бу Зотов, Борюшкин урамнарына һәм Төзүчеләр тыкрыгына кагыла. "Без ике ел элек социаль ипотека программасы буенча йортлар алган идек, - дип яза бер хатның авторы. - Әлегә кадәр урамнарга бер яктырткыч та куелмаган. Төнлә эштән кайтырга да куркыныч, аеруча кыш көне кыен. Ә бит безнең кечкенә балаларыбыз бар. Инде ике ел буе телефон керткәнне көтәбез".
Шушы ук мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрелгән хатлар Спас муниципаль районы башкарма комитетына юнәлдерелде.