Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөмбәгә барырга җыенсагыз...

Көз җитү белән күпләр урманга гөмбә җыярга агыла башлый.

Тик урманда йөргәндә бөтен кеше дә иминлек кагыйдәләрен белеп бетерми. Кемнәрдер гөмбәне ашарга яратса, кемгәдер көзге урманда гөмбә җыеп йөрү ошый. 
Тик урманда йөри белмәүчеләр белән күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә урманда йөрү кагыйдәләрен, юлларын, шулай ук һәр сукмагын яхшы белергә кирәк. Гөмбә җыярга барганда сезнең белән урманга беренче тапкыр баручылар булса, алар белән нинди урманга баруыгыз, кайсы урында гөмбә җыюыгыз һәм кайсы урында күпме вакыттан соң очрашуыгыз турында да алар белән алдан сөйләшеп куегыз.

Болай эшләгәндә сез адашкан кешене тизрәк эзләп табачаксыз.

Таныш булмаган урманга барып, урман куелыгына кергәндә, барган юлыгызда тамгалар ясап калдырыгыз. Балаларны да өлкәннәрдән башка, шулай ук авыру, өлкән кешеләрне дә  үзләрен генә урманга җибәрмәгез.

Гөмбә җыючылар урманга барганда үзләре белән компас, фонарь, шырпы, запас су һәм җәеп утырыр өчен полиэтилен кисәге алырга тиешләр. Шулай  ук бераз үзең белән ашарга алу да адашкан очракта зыянлы булмас. Мобиль телефон, туристлар навигаторы булу да зарур. Урманга барганда киемнәр дә озын җиңле, озын балаклы, ерактан күренеп тора торган ачык төстә булырга тиеш. 

Гөмбәне дә белеп җыярга, ашарга яраклыларны агулы гөмбәләрдән аера белергә кирәк, корт ашаган, искергән, күгәргән гөмбәләрне җыймагыз. Кырау төшкәннән соң, юл буйларында үскән гөмбәләрне дә җыярга киңәш ителми, чөнки гөмбә барлык радиоактив һәм авыр металларны үзенә сеңдерә. Яңа гына гөмбә җыярга өйрәнүчеләргә урманга иртүк барырга һәм көндезге унберләргә кайтып җитәргә киңәш итәбез. Шикле гөмбәләрне җыймагыз, кайбер агулы гөмбәләр тире аркылы да кешене агуларга мөмкин. Җыеп кайткан гөмбәләрне саклау вакыты кыска булуын да онытмагыз, агулануның беренче билгеләрен сизүгә ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фото: http://65.mchs.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев