Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Газетаның юбилей саны

    Күптән түгел "Православный Болгар" газетасының юбилей саны дөнья күрде. Ул бу басманың чыга башлавына ун ел тулуга багышланды (юбилей узган елның 4 декабрендә билгеләп үтелде). Басма укучылар арасында зур популярлык казанды, ул күп кешеләрне берләштереп, православие диненең рухи байлыгы белән танышырга ярдәм итә. 2008 елда "Православный Болгар" Гомумроссия басмаларына кертелеп,...

    Күптән түгел "Православный Болгар" газетасының юбилей саны дөнья күрде.
    Ул бу басманың чыга башлавына ун ел тулуга багышланды (юбилей узган елның 4 декабрендә билгеләп үтелде). Басма укучылар арасында зур популярлык казанды, ул күп кешеләрне берләштереп, православие диненең рухи байлыгы белән танышырга ярдәм итә. 2008 елда "Православный Болгар" Гомумроссия басмаларына кертелеп, бүгенге көндә меңнән артык тираж белән чыга.
    Газетаның бу саны төсле журнал вариантында эшләнгән, матур итеп бизәлгән. Анда газета чыккан дәвердәге иң яхшы язмалар, газета турында укучыларның фикерләре, шигырьләр һәм башкалар тупланган. Бу санда шулай ук газетаның чыга башлавына өлеш керткән кешеләр турында да язылган.
    Теги: китап
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: