Эзтабарлар – архивта кунакта
Район архивында “Болгар” лагерының “Спас эзтабарлары” профильле сменасында ял итүче яшь туган якны өйрәнүчеләр белән очрашу булды.
Чара Россиянең архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланды.
Архив бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Җиһангирова документлар саклана торган урыннар буенча экскурсия үткәрде, фондлар, аерым материаллар белән таныштырды. Педагогия хезмәте ветераны Клара Марюхова – укытучылар династияләре, санаторий интернат-мәктәбе укытучысы Ирина Захарова фондта саклана торган альбомны күрсәтеп, Куйбышев педагогия училищесының тарихы турында сөйләде. Эзтабарлар отряды командиры Кирилл Чулин булачак чыгарылыш класс укучыларына язылган хатны укыды.
Ахырда мәгариф бүлеге методисты, проект җитәкчесе Маргарита Маркова архив бүлегенә укучыларның эзтабарлык эшчәнлегендә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев