Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт Советында очрашу

Район балалар думасы спикеры Ангелина Сәетова Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелгән ачык ишекләр көнендә катнашты. Ул моңа актив волонтер буларак иреште. Республика парламенты бу чараны ел саен приютларга, Өлкәннәр йортына, хастаханәләргә һәм башка төрле социаль учреждениеләргә ярдәм итүчеләр өчен оештыра. Быел ачык ишекләр көнендә шулай ук үзләрен Универсиадада әйбәт яктан...

Район балалар думасы спикеры Ангелина Сәетова Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелгән ачык ишекләр көнендә катнашты.
Ул моңа актив волонтер буларак иреште. Республика парламенты бу чараны ел саен приютларга, Өлкәннәр йортына, хастаханәләргә һәм башка төрле социаль учреждениеләргә ярдәм итүчеләр өчен оештыра. Быел ачык ишекләр көнендә шулай ук үзләрен Универсиадада әйбәт яктан күрсәткән волонтерлар да катнашты.
Властьның закон чыгару органы эше белән танышу кысаларында очрашуда катнашучыларга законнарның кайда һәм ничек чыгарылуы турында сөйләделәр, парламент үзәге һәм музей экспонатлары белән таныштырдылар. Кече залда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу булды. Ул очрашуда катнашучыларны 5 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара доброволецлар көне белән котлады. Дума спикеры халык арасында физкультура һәм спортны популярлаштыруда актив эш алып баручы волонтерларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Очрашу кысаларында "Доброволец года" конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы волонтерларны бүләкләде. Язгы игелек атнасы нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатлары Андрей Смоленцевка, Наталья Кузьминага һәм Валерия Абрамовага, "Добровольцы - детям" акциясе йомгаклары буенча - Ангелина Сәетова, Арина Баранова, Анна Спирина һәм Дарья Бердниковага тапшырылды. Бүләкләр исә киләсе атнада үтәчәк Доброволецлар көненә багышланган тантанада тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев