Болгарда “Хәтер шәме” акциясе узды
Яңалыклар

Болгарда “Хәтер шәме” акциясе узды

Митингка җыелган халык Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабызды.

Болгар шәһәренең Үзәк мәйданында урнашкан Батырлар аллеясында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Хәтер шәме” акциясе узды.

Канкойгыч сугыш башланган көннән бирле инде 81 ел узса да, халык хәтеренә бу кара көн мәңгелеккә кайгы көне булып кереп калды.

Митингка шәһәр халкы, район һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләре, “Болгар” лагерында ял итүче балалар җыелды.

Канкойгыч сугышта һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң барысы да шәмнәр кабызып, аларны сугыш батырлары истәлегенә куелган һәйкәл постаментына тезделәр.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев