Болгарда - "Бөек Болгар"!
10-11 августта борынгы Болгар территориясендә урта гасырлар сугышының халыкара фестивале узачак.
Бу традицион чара бар кешене IX-XV гасырларда яшәүче ата-бабаларыбызның тормышы һәм көнкүреше белән якыннанрак танышырга чакыра. Ике көн дәвамында төрле мәйданчыкларда төрле тамашалар: рыцарлар арасында орышлар, уктан ату һәм җайдаклар турнирлары, шулай ук массакүләм орыш – бугуртлар була.
Кичен исә фестивальнең үзәк мәйданын факел утлары яктыртып, биючеләр сезне үзләре белән сихри утлы бию дөньясына – файер-шоуга ияртер. Ярминкә күргәзмәләрендә заманча гына түгел, тарихи товарлар, Россиянең төрле төбәкләреннән алтын куллы осталар ясаган эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, теләге булган һәр кеше иҗади мастер-классларда халык кул эшләрендә үзләрен сынап карый ала. Шулай ук төрле биюләргә өйрәнергә, әйлән-бәйләндә катнашырга да мөмкинлек булачак. Балалар мәйданчыгында исә фестивальгә килгән нәниләрнең күңелен аниматорлар күтәрәчәк.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны http://www.bulgarfest.ru/ сайтында һәм фестивальнең ВК социаль челтәрендәге https://vk.com/greatbolgar төркеменнән алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев