Болгар гаиләләре ГТО тапшырдылар
Яңалыклар

Болгар гаиләләре ГТО тапшырдылар

Чара балалар укыту-савыктыру үзәгендә булды.

Болгар шәһәренең балаларны укыту-сәламәтләндерү үзәгендә ГТО Гаилә Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының муниципаль этаб узды.

Ярышларда катнашучыларны районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сәламләде һәм бәйгедә уңышлар теләде.

Ярышка йомгак ясалгач, беренче урынга – Демьяновлар, икенче урынга Хаврониннар гаиләсе чыкты. Иске Рәҗәптән Сергейчевлар гаиләсе өченче булды.

Җиңүче гаиләгә – кубок белән медаль, призерларга медаль һәм дипломнар тапшырылды. Җиңеп чыккан гаилә район данын Казан шәһәрендә республика этабында яклаячак.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев