Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Россия эшкуары көненә багышланган тантаналы чара шәһәр кафесында узды.

Болгарда эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Россия эшкуары көненә багышланган тантаналы чара (2022 елда 26 майда билгеләп үтелә) шәһәр кафеларының берсендә узды.

Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтшин сүзләре буенча, Спас районында һәм Болгарда меңнән артык (1164) кече һәм урта бизнес вәкиле теркәлгән. Шуларның 835е – үзмәшгульләр, 262се – шәхси эшмәкәрләр, 67се – кече предприятиеләр. Барысы бергә алар район тулай продуктының 35 проценттан артыгын җитештерәләр.

– Безнең районда эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы, сәүдә белән шөгыльләнәләр, җәмәгать туклануы нокталары ачалар һәм анда уңышлы эшчәнлек алып баралар. Күптән түгел генә санап карадык. Мәсәлән, Болгарда барлыгы 13 җәмәгать туклануы ноктасы бар. Аларның күпчелеге – кафе.  Шул үк вакытта алар шәһәрнең барлык халкын диярлек туендырырыга сәләтле. Ә бу 8200 кеше. Мондый нәтиҗәләр белән һәр зур шәһәр мактана алмый. Әмма бездә булдыклы кешеләр ала торган буш урыннар бар. Спас районында агротуризм бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә бит киләчәктә бу бик популяр юнәлеш булырга мөмкин, – дип нәтиҗә ясады Фәргат Мөхәммәтшин.

– Һөнәри бәйрәм алдыннан без эшмәкәрләребезне җыеп, аларны чын күңелдән котларга булдык. Алар продукция җитештереп, халыкка сата торган кешеләр генә түгел. Алар яңа эш урыннары булдыралар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Шәхси эшмәкәрләр безнең район икътисадында мөһим роль уйный. Соңгы елларда район территориясендә яңа кунакханә комплекслары һәм кунак йортлары ачылды, яңа җәмәгать туклануы нокталары барлыкка килде. Халык һөнәрләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар, – дип өстәде башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Рушания Закирова.

Эшмәкәрлек өлкәсендә күпьеллык хезмәтләре өчен Спас районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Марина Андриянова, Наталья Гришкова, Радик Минаҗетдинов, Владимир Монахов, Гөлнисә Мөхәммәтова, Наилә Ошурова, Гюндюз Махал оглы Пашаев, Александр Якимов, Николай Шишкин, Рамил Хәмәтшин, Артем Тюнев.  

Спас районы башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар:

Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү өчен:

Булат Галәветдинов, Ленар Гыйниятуллин, Рафис Мөхәммәтов, Ринат Низамов, Игорь Планин, Юрий Семушкин, Андрей Синицин, Дамир Хәмидуллин. 

Яңа объектлар төзү һәм территорияләрне төзекләндерү өчен:

Арутюн Багдасарян, Резедә Гафиятуллина, Алла Горбунова, Ирина Илюшкина, Алексей Луцков, Татьяна Мигачева, Гюндюз Махал оглы Пашаев, Альбина Уварова, Николай Шишкин.

Социаль юнәлешле бизнеста катнашу өчен:

Парвиз Абдуллаев, Илдус Габдрәшитов.

Җитештерү һәм яңа өлкәләрдә катнашу өчен:

Марат Вәлиев, Александр Мөхетдинов, Андрей Семенов, Азат Усманов.

Авыл җирлегендә бизнес өчен:

Флера Әхмәтҗанова, Әсхәт Галиуллин, Руфия Галиуллина, Геннадий Гришин, Равил Җамалетдинов, Виктор Захаров, Галина Кузнецова, Разия Милицкова, Фәрит Миңнебаев, Ирина Фролова, Владимир Ширманов.

Туризм өлкәсен үстерү өчен:

Юлия Бирюкова һәм Светлана Кириченко.

Җәмәгать туклануын оештыру өчен:

Александр Истратов, Ирина Захарова, Наилә Ошурова.

Мәктәп бизнес-компаниясе булдырган өчен:

Ольга Выжленкова.

Сәүдә үзәгенең оештыру эшчәнлеге өчен:

Зөфәр Әюпов.

Аерым номинацияләрдә шулай ук Владимир Сорокин, Сергей Шамаев һәм башка эшмәкәрләр бүләкләнде.

Эшмәкәрләр бәйрәмне оештыручылардан, шулай ук чакырылган артистлардан котлау сүзләрен кабул иттеләр. Залда җыелган кунакларны Екатерина Михайлова, Михаил Баландин, Гөлназ Рәхимова, Ольга Соловьева, Рөстәм Холмирзоев үзләренең иҗатлары белән сөендерделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев