Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Киләчәккә безнең бурычлар

Район башлыгы Камил Нугаевның район Советы утырышында ясаган докладыннан

Отчет елына йомгак ясап, барыннан да элек үз эшебездә без республиканың социаль-үсешендә төп юнәлешләрне билгеләүче Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасындагы положениеләргә, Президент Указларына һәм хөкүмәт карарларына таянып эш итүебезне билгеләп үтәргә кирәк.
Район экономикасын күрсәтүче иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тулай территориаль продукт. 2011 елда ул 13,5 процентка үсте һәм 2 миллиард 305 миллион сум булды.
Халыкның кереме - 12 процентка, уртача хезмәт хакы - 8,4 процентка, (ул 11,7 мең сум тәшкил итә), уртача пенсия - 8,8 процентка артты (6911 сум).
2010 елның корылыгы тискәре тәэсир итсә дә, авыл хуҗалыгында да уңай якка үзгәрешләр сизелә. Тулай продукция күләме 2010 ел белән чыгыштырганда 25,5 процентка артты, продукция сатудан 657,7 миллион сум акча керде, бу алдагы ел белән чагыштырганда 32,7 процентка күбрәк.
Ашлыкның тулай җыемы 134 мең тонна тәшкил итте, 76 мең тоннадан артыгы сатылды. Соңгы алты елда бу иң яхшы күрсәткеч. Александр Планин, Юрий Семушкин, Сергей Юрков, Дамир Хәмидуллин, Андрей Тюнев, Тәлгат Шабанов фермер хуҗалыклары мул уңыш үстереп алдылар.
Хәзерге вакытта иң мөһиме - чәчүлек мәйданнары структурасына күбрәк игътибар бирергә, карабодай, көнбагыш кебек югары рентабельле һәм кайбер бөртекле культура мәйданнарын киңәйтергә кирәк.
* * *
Терлекчелекне үстерүгә игътибар бирелсә дә, бу тармакта проблемалар күп әле. Эре инвесторлар -"Болгар Арыш" (2250 мөгезле эре терлек), "Болгар Востокзернопродукт" (860 баш мөгезе эре терлек) җәмгыятьләрендә терлекләрнең баш саны җитәрлек түгел. Бу акционер җәмгыятьләре райондагы чәчүлек мәйданнарның яртысыннан артыгын эшкәртәләр. Райондагы шәхси хуҗалыкларда 14 меңнән артык мөгезле эре терлек, 17 мең дуңгыз һәм 14 мең сарык асрала.
Без инвесторларның да, КФХларда да терлекләрнең баш санын арттырырга тиешлекләрен аңлыйбыз. Хәзер зур комплекслар төзү мөмкин түгел.
Гаилә фермалары оештыру - бу бурычны хәл итүнең төп юлы. Хәзерге вакытта районда 13 гаилә фермасы бар, тагын 8е - төзелеп ята. Быел безгә иң аз дигәндә 12 ферманы сафка бастырырга кирәк. Әлбәттә, бу әле беренче адымнар гына. Екатериновка авылыннан Линар Гыйниятуллинның гаилә фермасы уңганлык, тырышлык мисалы булып тора. Ул 2004 елда оешты. Башта алар хуҗалыгында 8 баш мөгезле эре терлек, 56 гектар җирләре бар иде. Бүгенге көндә монда 249 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 135 сыерлары,490 гектар җирләре (434 гектары - арендага алган, 56сы - пайныкы) бар. Биредә кирәкле техниканың барысы да бар. 2011 елда бер сыердан алынган савым 4587 килограмм булды, бөртекле культуралар уңышы һәр гектардан 32 центнер тәшкил итте. Бер шартлы баш терлеккә 48 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.
Фермалар төзү, терлекләр сатып алу өчен шактый акча кирәк, шуңа күрә авыл хуҗалыгына кредитлар бирү эшен активлаштыру таләп ителә. Алты ел эчендә 1031 кеше 178,7 миллион сумлык кредит алган. Үткән ел шәхси ярдәмче хуҗалыклар 57,5 миллион сумга 305 кредит алганнар. Авыл җирлекләре буенча караганда кредитлар төрлесендә төрлечә алынган. Мәсәлән, Урта Йорткүл, Аграмак, Ким, Приволжски, Ямбакты җирлекләрендә һәр өченче -бишенче хуҗалык кредитлардан файдаланса, Кузнечиха, Иж-Борискино, Бураково, Куралово, Полянкада кредитларны һәр унынчы- уникенче хуҗалык кына алган.
* * *
Районда икмәк пешерү, сөт эшкәртү, он, ярма тарттыру, балык ярымфабрикатлары җитештерү, мебель ясау җайга салынган, пиломатериаллар, керамзит-бетон блоклар, пластик тәрәзәләр, тротуар плитәләре эшлиләр.
Бу тармакта башкарылган эшләр 2010 ел белән чагыштырганда 3,3 процентка арткан һәм 571,5 миллион сум тәшкил иткән. Икмәк комбинаты батоннар пешерү өчен яңа линия куярга 1,5 миллион сумлык грант алды. Эшмәкәр Владимир Монахов та икмәк пекарнясына җиһазлар алу өчен 5,8 миллион сумлык грант отты.
2009 елдан элеккеге РСУ базасында нефть чыгару белән бәйле җиһазлар җитештерү цехы эшли, биредә 26 төрле әйбер эшләнә. Хәзерге вакытта эшне ике сменда оештыру һәм производствоны киңәйтү өчен эшчеләрне укыту оештырылды.
Танкеевка авылы янында "Газком" җәмгыятенә теплица хуҗалыгы оештыру өчен 54 гектар җир бүлеп бирелде. 3 гектар мәйданда теплица агымдагы елда ук эшли башларга тиеш, ә 2013 елда аның мәйданы 10 гектарга җитәчәк, анда 80 кеше эшләячәк.
Элеккеге район хәзерләүләр конторасы тирәсендә колбаса цехы төзүне планлаштыралар, ул елга 90 тонна продукция җитештерергә тиеш, анда 9 кеше эшләячәк.
* * *
Үткән ел халыкны эш белән тәэмин итү программасы буенча 225 кеше үз эшен оештырды (шуларның 214е - мәшгульлек үзәге аша). Дәүләт субсидияләрен алган 155 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү, 14е-сәүдә, 38е-торак һәм офис биналарын ремонтлау, машиналарга техник ремонт үткәрү һәм башка эшләр белән шөгыльләнә башладылар. Бу мәшгульлек үзәгендә учетта торган эшсез кешеләр санын 20 процентка киметергә мөмкинлек бирде.
* * *
2011 елда капиталь төзелеш күләме 572,5 миллион сум тәшкил итте. Барлыгы 6,5 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды, шуның Дәүләт торак фонды программасы буенча (Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Болгардан күчергән кешеләр өчен) - 2090 кв.м., аварияле дип табылган йортларда яшәүчеләр өчен - 860 кв.м., индивидуаль төзелеш буенча - 2900 квадрат метр төзелгән. Аеруча шатландырганы-сугышта катнашучылар һәм һәлак булганнарның тол хатыннары (барлыгы 251 кеше) фатир алдылар. 22 гаилә авария йортлардан күчерелде.
"Бәләкәч" программасы буенча элеккеге 2нче шәһәр мәктәбенә реконструкция ясалды һәм монда 110 урынга исәпләнгән "Родничок" балалар бакчасы эшли башлады.
Шулай ук "Олимп" универсаль спорт залы файдалануга тапшырылды, 3106 кв. метр зурлыктагы бу спортзалны төзүгә 188 миллион сум акча тотылган, районда спортны үстерүгә ул нык ярдәм итәр дип ышанабыз.
Район Мәдәният йортын реконструкцияләү 58 миллион сумга төште. Яңа водозабор төзелеше тәмамлану алдында тора. Бу шәһәрне су белән тәэмин итү эшен яхшыртачак.
Юллар төзүгә 248 миллион сум акча тотылды - Отрадага юл салынды, Базарлы Матак - Болгар трассасына ремонт үткәрелде, Коминтерн, Фадеевка авылларына килү юллары ясалды. Район үзәгендәге урам юлларын тәртипкә китерү өчен 32 миллион сумлык эш башкарылды.
Агымдагы елда 8,5 мең квадрат метр торак төзеләчәк, Иске Рәҗәп авылында клуб төзү планлаштырыла, 1нче шәһәр һәм Антоновка урта мәктәпләренә, мунчага ремонт ясалды, торак фондына 8,5 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде.
* * *
Мәдәни мирасыбызны яңарту - борынгы Болгарда һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә яңарту эшләре алып бару безнең өчен бик тә кирәкле һәм мөһим эшләрнең берсе. Төзелеш һәм реставрация эшләре үткәрү алдыннан башта зур археологик тикшерү үткәрелә. 2011 елда археологик тикшерүләрдә 60ка якын белгеч катнашты. Алар унике урында казу эшләре үткәреп, 4 мең квадрат мәйданны тикшерделәр.
Хәзерге вакытта Истәлек билгесе, "Икмәк музее" төзелеше тәмамланып килә, музей белән бергә булачак елга вокзалында, мәчет белән мәдрәсә төзелешендә дә эшләр дәвам итә. Архитектура һәм археологик һәйкәлләрдә реставрация эшләре үткәрелде. Комплекска хезмәт күрсәтү өчен кадрларны хәзердән үк әзерләргә кирәк, биредә 300ләп эш урыны булыр дип көтелә. Сувенирлар эшләү өчен кече бизнесны оештыру турында да ныклап уйларга кирәк.
* * *
Безнең районда Интернеттан файдаланучылар саны 2011 елда 42 процентка артты һәм 2250 кешегә җитте. 12 авылда санлы телевидение эшли башлады (2010 елда шәһәрдә генә иде). Иске Рәҗәп һәм Приволжски авылларында оптик кабель элемтәсе салынды. Агымдагы елда районның барлык авылларын санлы телевидениегә тоташтыру мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Җирле үзидарә органнарының барысында да документлар белән эшләүдә электрон система кертелде. Район күләмендә документларның 58,6 проценты шушы система белән хәзерләнә. Бүгенге көнгә рәсми сайтта электрон төрдә 23 дәүләт хезмәте күрсәтелә. Дәүләт хезмәте күрсәтү реестрында җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә торган хезмәтнең 70 төре урнаштырылган. Архитектура һәм шәһәр төзелешендә (21 хезмәт), архив документлары белән эшләүдә (3), торак мәсьәләсендә (12), финанс-бюджетта (2), милек һәм җир мөнәсәбәтләрендә (32) хезмәт күрсәтелә.
* * *
Халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәхси секторда 780 һәм 560 метр озынлыкта яңа линияләр сузылган. Төп магистральдә 1000 метр торба, авылларда 14 насос алыштырылган, 19 скважина ремонтланган. Республика җитәкчелеге ярдәме белән су белән тәэмин итүне яхшырту максатларында ел саен 10 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Агымдагы елда бу акча магистральне алыштыру өчен - шәһәрдә, 2013 елда -авылга тотылачак.
Электр белән тәэмин итүне яхшырту өчен 10подстанциягә, 23 километр линиягә капиталь ремонт ясалды, 30 километр кабель (СИП) алыштырылды. Агымдагы елда район үзәгендәге подстанциягә реконструкция үткәреләчәк (280 миллион сумга), 113 км линияләргә 8 миллион сумлык капиталь ремонт ясалырга тиеш.
Газ белән тәэмин итү күләме арта. Узган ел 153 фатирга газ кертелде, 3,4 км газүткәргеч файдалануга тапшырылды. Җылылык белән тәэмин итүне яхшырту максатларында агымдагы елда шәһәрдәге күп фатирлы өч йортка индивидуаль кулланудагы казаннар урнаштырылачак.
* * *
Узган ел торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар уртача 11 процентка артты, торакны тоту бәясе исә 9 процентка үсте. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен күп акча тотылуын, моның аеруча аз тәэмин ителгән гаиләләргә кыенлыклар тудыруын исәпкә алып, халык депутатларының район Советы, район хакимияте тарифларга системалы контроль алып бара башлады. "УК Спасского района", "Надежный хозяин", "Шеронова, 23" торак милекчеләре җәмгыяте идарә компанияләре эшчәнлеге даими күзәтелеп тора. Газ һәм электр энергиясе өчен тарифларның үсә баруын бөтенләй туктата алмасак та, торакны тоту өчен чыгымнарны киметергә булышлык итә алабыз. Беренче чиратта челтәрдән килүче су һәм җылылыкның югалуын киметү чараларын күрергә, йортларга су счетчиклары куеп бетерүне тизләтергә кирәк. Бу юнәлештә "Спас коммуналь челтәрләре" һәм "Спас водоканалы" җәмгыятьләре тагын да активрак эшләргә тиеш.
* * *
Районда 27 белем бирү учреждениесе бар, шуларның 14е - урта, 6сы төп гомуми белем бирү, кадетлар, санаторий һәм коррекция мәктәпләрендә 2340 бала укый. Сыйныфларда балалар саны аз булу сәбәпле (авылда - 5,6 кеше) башлангыч мәктәпләрнең саны кимеде. Мәктәпләрне ябу турындагы карар авыл җыеннарында чыгарылды. Районда 29 балалар учреждениесендә 730 мәктәпкәчә яшьтәге бала исәпләнә. Балалар бакчаларына чиратлар бетерелде.
Район мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессы заман таләпләренә туры килсен өчен күп нәрсәләр эшләнә. Яңа белем бирү стандартларына күчү оештырыла, укыту компьютер ярдәмендә алып барыла. Бүгенге көндә мәктәпләрдә 843 берәмлек компьютер техникасы - укытучылар өчен, 423 ноутбук укучылар өчен 150 ноутбук һәм 370 персональ компьютер бар.
2010 елда гомуми белем бирү учреждениеләренә - 70 персональ компьютер һәм 154 ноутбук, 2011 елда - 56 персональ компьютер һәм 267 ноутбук сатып алынды. Мәктәпләр шулай ук компьютерлар белән "Мәктәпкә компьютер" һәм "Укытучыга компьютер" республика проектлары кысаларында да тәэмин ителде.
Моннан тыш, 2010-2011 елларда безнең районда "Интерактив һәм проекция җайланмалары - мәктәпкә" проекты да тормышка ашырылды. Әгәр 2010 елда 16 мәктәптә 27 мультимедия проекторы һәм 5 мәктәптә 8 интерактив такта булса, бүген инде 60 интерактив такта һәм 127 проектор бар. Укытучылар һәм укучылар төрле конкурс, олимпиада һәм смотрларда катнашып җиңүгә ирешәләр, лауреат исеме алалар.
Шулай да БДИ нәтиҗәләре буенча математика һәм рус теленнән уртача баллның республикадагы уртача күрсәткечтән дә түбән булуы уйланырга мәҗбүр итә.
* * *
Узган ел сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль базасын ныгыту эшләре дәвам итте. Балалар тудыру бүлегенә ремонт ясалды (4 миллион, сумга якын), поликлиникада ремонт эшләре (9 миллион сумлык) тәмамланып килә. ТРның сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы буенча 2011-2012 елларга 48 компьютер техникасы алынды. Онкология, туберкулез кебек куркыныч авырудан үлүчеләр саны бераз кимеде балалар һәм олы яшьтәгеләр арасында да үлем очракларының кимүе күзәтелә. Халыкка йогышлы авыруларга каршы прививка ясауның нәтиҗәсе буларак, байтак авыруларга каршы тора алу мөмкинлеге туды. Табибларның хезмәт хакы 19,8 процентка артты. КДМУна максатчан юллама белән 4 кеше укырга керде, шуларның өчесе район хисабына укый. Кызганыч, йөрәк-кан тамырлары авыруынан интегүчеләр әлегә күп, заманча медицина техникасының җитешмәве дә үзен нык сиздерә.
* * *
2011 елда оптимизацияләү максатында Әҗмәр, Бугровка мәдәният йортлары, Екатериновка клубы, Бугровка, Әҗмәр, Екатериновка, Приволжский, Красный Вал авыл китапханәләре башка биналарга күчерелде. Үзәк һәм балалар китапханәләренә өлешчә ремонт ясалды, район мәдәният йортын реконструкцияләү эше дәвам итте. Авылларда да мәдәни тормышның җанлануы сизелә. Халык иҗат отчетларының яңадан уздырыла башлавы, үзешчән артистларның бер авылдан икенчесенә барып концерт куюлары һәркемдә зур канәгатьләнү хисе тудыра. "Авыл клублары" программасы буенча якындагы өч ел эчендә Иске Рәҗәп, Полянка, Иж-Борискинода яңа биналар төзергә, Татар Такталы, Аграмак, Чәчәкледәге мәдәният йортларын ремонтларга туры киләчәк.
Материаль яктан начар яшәүчеләргә социаль яклау бүлеге һәм башка учреждениеләр ярдәм итә. Ай саен районның 9 меңнән артык кешесе 70 төрдән артык ярдәм алып тора, бу максатлар өчен бер ел эчендә генә дә 60 миллион сумнан артык акча түләнде. Халыкка социаль ярдәм күрсәтүче "Рассвет" үзәге аша ялгыз яшәүче пенсионерларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина һәм башка төрле хезмәтләр күрсәтә. Башкалар ярдәменә мохтаҗ булган картлар һәм инвалидлар 60 урынга исәпләнгән картлар йортында яши. Авыр хәлдә калган балалар өчен "Чайка" балалар йорты эшли. 2011 елда "Чайка" да балигъ булмаган 112 бала реабилитация узды, шуларның 49ы туган гаиләләренә кайтарылды, 7 сен тәрбияләп үстерү өчен башка гаиләләргә алдылар. Ни кызганыч, социаль яктан кимсетелгән балалар саны кимеми. Районда бүген ата-ана назыннан мәхрүм булган 226 ятим бала бар, шуларның 105ен опекунлыкка алганнар, 121 бала чит гаиләләрдә яшәргә мәҗбүр. Бу республиканың авыл районнары арасында өченче күрсәткеч. Без балаларыбызны нормаль тормыш белән тәэмин итү, аларны лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тиеш.
* * *
Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәктәпләр, ветераннар, балалар, яшүсмерләр оешмалары, музейлар катнаша. Төрле чаралар үткәреп, алар яшьләрдә патриотизм хисе, илебезнең үткәне һәм киләчәге өчен горурлык хисләре тәрбиялиләр. Укытучы Борис Андриянов җитәкчелегендә районның эзләнү отряды ел саен диярлек Бөек Ватан сугышы үткән урыннарда эзләнүләрдә катнаша. Бүген, мәсәлән, бездә район энциклопедиясен бастырып чыгару буенча әзерлек эшләре алып барыла.
Яшь алмаш тәрбияләү бурычын хәл итүдә, традицияләр, гореф-гадәтләрне пропагандалауда ветераннар хәрәкәтенең дә әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Быел ветераннар оешмасы советы төзелүгә 25 ел тула. Бу оешманың киләчәктә дә пенсионерлар Союзы кебек үк өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен актив яклар, башкаларда ветераннарга карата җылы караш тәрбияләр, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә көчен кызганмас, дип ышанасы килә.
* * *
Үсеп килүче яшь буын һәм яшьләрнең сәламәтлеген кайгырту ул аларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тартуны күздә тота. Ел саен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта: 2009 елда - 5875 кеше, 2010 елда - 6670 кеше, 2011 елда - 7070 кеше яки бөтен халыкның 34,5 проценты. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 8 процентка күбрәк. Танылган спортчылар, дзюдо буенча Россиянең беренче чемпионы Геннадий Борюшкин, альпинизм буенча СССРның күп тапкыр чемпионы Светлана Баскакова, авыр атлетика буенча Европа чемпионы, Кытайдагы универсиадада алтын медаль яулаган Андрей Деманов, көймәдә ишү буенча берничә тапкыр Европа чемпионы булган Сергей Тимохин - болар барысы да безнең якташларыбыз. Әле быел гына чаңгыда узышу буенча яшүсмерләр арасында Виктор Ермилин Россия чемпионы булды. Көрәшчеләребез, шул исәптән кызлар да ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Спорт хәрәкәтен үстерүдә яңа төзелгән "Олимп" спорт залы да әһәмиятле роль уйнарга тиеш. Балаларны сәламәтләндерү үзәгендә ремонт эшләре тәмамланып килә, "Регата" балалар станциясенең материаль-техник базасы сизелерлек яхшырды.
* * *
Кешенең социаль халәтен билгеләүдә хокук тәртибенең нинди дәрәҗәдә булуы да әһәмиятле роль уйный. Тиешле чаралар күрелү нәтиҗәсендә район территориясендә криминоген хәл тотрыклы кала. Соңгы биш елда районда җинаятьчелек дәрәҗәсе 40 процентка, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимеде. Үткән еллар белән чагыштырганда, балигъ булмаучылар тарафыннан кылынучы җинаятьләр саны икегә кимеде. Юл-транспорт фаҗигаләре саны да кимеде. Төрле чаралар үткәргәндә тәртип бозу очраклары булмады. Хокук тәртибен саклауда җәмәгатьчелек оешмалары, ДНД, казаклар да катнаша.
* * *
Социаль тармакны финанслау чыганагы булып бюджет санала. Чыгымнарның күпчелек өлеше республика бюджетыннан финанслана. Узган ел үзкеремнәрне планлаштырганнан 31 процентка күбрәк җыя алдык. Керем салымы аеруча "Газпром трансгаз Казан", "Чистай электр челтәрләре челтәр кампаниясе", "Алексеевскдорстрой", "Востокзернопродукт Болгар", "Газсантехсервис", "Спас ашлык кабул итү предприятиесе", "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятьләреннән һәм "Спас оптторгы" производство берләшмәсеннән күп керде. Кече эшмәкәрләрдән бердәм налог 17 процентка, налогның гадиләштерелгән системасы буенча 22 процентка күбрәк җыелды. Кече бизнестан кергән акча барлык бюджет күләменең 25 процентын тәшкил итә. 2011 елда районда 809 кече эшмәкәр һәм 99 кече предприятие эшләде.
Алып бетерелмәгән акча (недоимка) 2,8 миллионнан 1 миллионга кадәр кимеде. Шуңа да карамастан, бюджетның керем өлешен җитештерүне арттыру, хезмәт күрсәтүне яхшырту, халыкның керемен үстерү исәбенә тулыландырырга кирәк.
2011 елда Спас муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетына 511 язма һәм 94 телдән мөрәҗәгать (2010 елда чагыштырмача - 594 һәм 170) алынды. Кешеләрне торак шартларын яхшырту мәсьәләсе, күп фатирлы йортларга ясалган капиталь ремонтның сыйфаты, социаль ярдәм күрсәтү, юллар төзелеше һәм җирләрдән файдалану мәсьәләләре борчый.
Мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булып урыннарда район җитәкчеләре һәм аерым хез-мәтләрнең белгечләре белән кешеләрне кабул итү тора. 2011 елда социаль яклау, Пенсия фонды идарәсе, мәшгульлек үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре белән шундый берничә очрашу үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: барысынар ел