16 февраль 2012 яңалыклары
-
Киләчәккә безнең бурычлар
Район башлыгы Камил Нугаевның район Советы утырышында ясаган докладыннан
-
Гаилә парларын котладылар
Ямбакты Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәт-кәрләре Гашыйклар көненә багышлап ял кичәсе оештырдылар. Кичәгә Галәветдиновлар,Сафиннар, Сөнгатовлар, Сәгыйровлар, Җиһаншиннар, Исмәгыйловлар кебек яшь гаилә парлары чакырылды. Алар конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаштылар. Бәйрәм табыны янында үткәрелгән кичә һәркем күңелендә җылы тәэсир калдырды. Конкурста катнашучыларга истәлек призлары тапшырылды.
-
Призлы урынны алды
1нче мәктәпнең 11 класс укучысы Диана Яфарова рус телле мәктәпләрдә татар әдәбияты укыту буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының региональ турында призер булды. Ул бу ярышларда берничә ел рәттән катнашып килә һәм призлы урыннарны ала. Аңа диплом, ә аны бу җаваплы конкурска хәзерләгән укытучысы Рәмзия Хәбибуллинага ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау...
-
Укучылар өчен олимпиада
"Родничок" балалар бакчасы базасында бакчага йөрүчеләр өчен "Зайка" дигән интеллектуаль олимпиада булды. Анда шәһәр балалар бакчалары командалары катнашты һәм бу конкурс табигатькә багышланды. Балалар йорт һәм кыргый хайваннар турында үз белемнәрен күрсәттеләр, шушы темага мәкальләр әйттеләр, логик мәсьәләләр чиштеләр, шулай ук табигый материаллардан коллектив әйберләр ясадылар. Нәтиҗәдә "Колосок һәм "Солнышко"...
-
Алар батырлыгы онытылмас
Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар бу илдән совет гаскәрләрен чыгарган көнне, традиция буенча, һәлак булган якташлары һәйкәленә веноклар куйдылар һәм аларны искә алдылар. Биредә, сугышчан дуслары истәлегенә үткән ел "әфганлылар" үз көчләре белән төзегән һәйкәл янында, митинг булды. Митингны ачып, районның хәрби комиссары Илһам Мидхәтов Ватан алдында торган бурычларын намус белән...
-
“Кимчелекләрне бетерергә кирәк...”
Узган сишәмбедә район Мәдәният йорты залында предприятие, район учреждениеләре җитәкчеләре катнашында Спас муниципаль район Советының икенче чакырылыш унҗиденче утырышы булды.