Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Авария хәлендәге йортлардан – яңаларга

Агымдагы елның сентябрь аенда район башкарма комитеты карары белән 2013-2017 елларда гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү буенча муниципаль адреслы программа эшләнде. Бу 2011 һәм 2012 елда эшләгән шундый ук программаларның дәвамы булып тора. Эш нәтиҗәләре һәм программаны тормышка ашыру буенча планнар турында безнең хәбәрчебез район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура...

- Программаның төп максатлары нинди?
- Алар барысы да бер максатка юнәлдерелгән - кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту, шулай ук 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган һәм сүтелерегә яки реконструкцияләнергә тиеш булган күпфатирлы йортлардан күчерү.
2007 елда кабул ителгән 185нче "Торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды" Федераль законының 2013 елның 23 июлендә үзгәртелгән "Торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды" Федераль законына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон нигезендә, гаиләләрне авария хәлендә дип табылган күпфатирлы йортлардан анда яшәүчеләр бердәм рәвештә региональ адреслы программада катнашырга карар кабул иткән очракта гына күчерелә. Моннан тыш, муниципаль берәмлек федераль закон тарафыннан билгеләнгән торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды хисабына финанс ярдәме алу шартларын үтәргә тиеш.
- Бүгенге көндә кешеләрне авария хәлендә дип табылган йортлардан күчерү проблемасы күпме дәрәҗәдә хәл ителгән?
- Башта бездә гомуми мәйданы 9000 квадрат метрдан артып киткән 54 күпфатирлы йорт авария хәлендә һәм 2012 елның 1 гыйнварына кадәр сүтелергә тиеш дип табылган иде. 2011 елда муниципаль адреслы программа нигезендә гомуми мәйданы 840,7 квадрат метрдан артык 5 йортта (22 фатир) яшәүче кешеләр күчерелде. Бу максаттан 25,8 миллион сум акча сарыф ителде, аларның 13,8 миллионы - торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды, 8,2 миллион сум - Татарстан Республикасы бюджеты акчалары, 3,8 миллион сум җирле бюджет акчасы.
2012 елда гомуми мәйданы 555,2 квадрат метрлы дүрт күпфатирлы йортта яшәүче кешеләргә яңа фатирлар бирелде. Бу максаттан 15,3 миллион сум акча сарыф ителде, аның 9,6 миллион сумын - торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды, 5,6 һәм 0,1 миллион сумын Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджет акчалары тәшкил итте.
Шулай итеп, безнең районда 2013 елның 1 августына кадәр авария хәлендә дип табылган һәм сүтелергә тиеш булган, гомуми мәйданы 7620 квадрат метрдан артык тәшкил иткән 44 күпфатирлы йорт калды.
- Алар белән нишләргә җыенасыз?
- Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, кешеләрне 2017 елның 1 сентябренә кадәр яңа йортларга күчереп бетерергә кирәк. Үзгәрешләргә нигезләнеп, бу йортларда яшәүче кешеләрне күчерү буенча 2013-2017 елларга муниципаль адреслы программа кабул ителде. Аны районның рәсми сайтында (http://spasskiy.tatarstan.ru) теләгән кеше карый ала. Программаны тормышка ашыру берничә бюджетны - торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы бюджетының финанславын күздә тота. 2013-2017 елларда финанслауның күләме 169,1 миллион сум тәшкил итеп, аның 74,9 миллион сумын - торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды, 94,2 миллион сумын Татарстан Республикасы бюджеты бүлеп бирәчәк.
Гамәлдәге закон нигезендә, кешеләрне аварияле йортлардан күчерү аларның авария хәлендә дип табылган вакытына бәйле. Авария хәлендә дип баштарак табылган йортларда яшәүчеләр яңа фатирларга тизрәк күчәргә тиеш. Шуның нигезендә 2013 елда муниципаль күчерү фондына 17 күпфатирлы йорт, 2014 елда - 16, 2015 елда - 5, 2016 елда - 4 һәм 2017 елда 2 йорт кертелгән.
Программаны тормышка ашыру вакыты түбәндәгечә: 2013 ел -2014 елның декабренә кадәр, 2014 ел - 2015 елның декабренә кадәр, 2015 ел - 2016 елның декабренә кадәр, 2016 һәм 2017 нче еллар - 2017 елның 1 сентябренә кадәр.
- Димәк, әлеге йортларда яшәүчеләр югарыда телгә алынган елларда күченүгә өметләнә ала?
- Финанслау мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә ахыргача хәл ителмәгәнгә күрә, республика җитәкчелеге кешеләрне яңа йортларга күчерү программасын "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерция булмаган оешма аша (аннары ТР Президенты каршындагы ДТФ) тормышка ашыру турында карар кабул итте. Беренче чиратта яңа торакка йортлары авария хәлендә булган һәм аларда яшәүчеләрнең 100 проценты фатир хуҗасы, ягъни, милекче саналучылар күчерелә. 2014 елда моңа Ленин урамындагы 86 һәм 93нче йортларда, Пионер урамындагы - 7, Пушкин урамындагы - 25, Антон урамындагы - 53, Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы - 66, А. Алиш урамындагы 39а йортта яшәүчеләр; 2015 елда - Хирург Шеронов урамындагы - 12нче һәм 14нче, Совет урамындагы - 21, Профсоюз тыкрыгындагы 18нче йортларда яшәүчеләр; 2016 елда - Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы 51 һәм 54, Вахитов урамындагы 58нче йортларда яшәүчеләр; 2017 елда - Ленин урамындагы 96нчы һәм Антон урамындагы 76нчы йортларда яшәүчеләр исәп тота ала.
- Әгәр авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр нинди дә булса сәбәп белән әлеге программада катнашырга теләмәсәләр?
- Димәк, алар билгеле бер вакыт эчендә үз акчалары исәбенә йортны тулысынча реконструкцияләргә һәм торакны авария хәлендәге йортлар исемлегеннән чыгару өчен ведомоствоара комиссия тикшерүенә тәкъдим итәргә тиеш. Әйтик, Пушкин урамындагы күп фатирлы 12нче йорт 2013 елның февралендә авария хәлендә табылып, сүтелергә тиешле йортлар исемлегеннән чыгарылды. Авария хәлендәге йортлардагы күп фатирлы муниципаль фатирлар белән бәйле мәсьәләнең ничек хәл ителүе программаның дәүләт тарафыннан ничек финанслануына бәйле булачак. Шулай да, күчерү программасын тормышка ашыруда күп нәрсә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең уңайлыклары булган яңа торакка күчәргә теләге нинди булудан тора.
- Әлбәттә инде, барысын да күченүчеләргә яңа торакның нинди шартларда биреләчәге кызыксындыра?
- Дәүләт аларга сатып алу бәясенең 1 квадрат метрын 20 мең 700 сумнан билгеләп, фатир алырга ярдәм итә. Авария хәлендәге йорт хуҗасы әлеге акчаны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзиячәк күп фатирлы йорттан фатир алу өчен килешүгә кул куйганда башлангыч взнос рәвешендә түләргә тиеш. Бу очракта сатып алу бәясе авария хәлендәге йорт хуҗасы милкендә булган квадрат метрга гына биреләчәк. Дәүләт торак фонды белән килешү нигезендә фатир сайлаганда андагы һәр квадрат метрның бәясе якынча 28 мең сум тәшкил итәчәк, ягъни һәр квадрат метр өчен 8 мең сум өстәмә түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, әгәр авария хәлендәге йортта торучы милек хуҗасының монысына караганда да зуррак мәйданлы яңа фатир алырга теләге һәм мөмкинлеге бар икән, бу очракта артык һәр квадрат метр өчен 28әр мең өстәмә түләргә кирәк. Дәүләт торак фондына акчаны еллык 7 процент белән 15-25 ел эчендә түләп бетерергә кирәк.
- Тузган торактан күченүчеләргә фатир ачкычлары кайчан тапшырылачак?
- Якынча киләсе ел азагына исәплибез. Без ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына күп фатирлы йортлар төзү өчен өч җир участогы әзерләп тапшырдык. Шуларның берсендә (Вахитов урамы, 43) 12 фатирлы йорт, икенчесендә (Болгар урамы, 101) -18 фатирлы, Пионер урамында (яң төзелгән ике йорт каршында) 24 фатирлы йортлар төзелергә тиеш.
Бүген күп кеше яңа фатир сатып алу турында бары тик хыяллана гына ала. Дәүләт авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бу мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтәчәк. Димәк, бу мөмкинлектән һәр кеше дә файдаланып калырга тиеш. Соңыннан үкенерлек булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев