Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Дуслык һәм бердәмлек ярдәм итә

    Бу атна башында, Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре алдыннан, район Мәдәният йортында Спас районында яшәгән төрле милләт кешеләренең "Без - бер гаилә"дигән халык иҗаты фестивале булды.

    Лидия Кострулева
    Инде күптән күркәм гадәткә кергән бу чараны кешеләр көтеп ала. Сәхнәдә - районыбызда дус гаилә булып яшәгән төрле милләт һәм төрле яшьтәге, төрле дин кешеләре. Аларның һәрберсенең үз теле, мәдәнияты, үз гореф гадәтләре булса да, кешеләрне үткәннәр берләштерә.
    Берничә еллардан бирле үткәрелгән әлеге чара ел саен туган ягыбызның талантларга никадәр бай булуы белән сокландыра. Бу юлы программа тагын да кызыклырак итеп төзелгән иде, әкиятче һәм уртак йортның "хуҗасы" үзенә "кунаклар" чакырган. Бер күренеш икенчесен алыштырып, күңелле һәм онытылмас бәйрәмгә чакырды. Рус, татар, чуаш, удмурт, украин, үзбәк, таҗик, әрмән халык җырлары һәм такмаклары, биюләре бер-берсен алыштырып торды, тамашачылар төрле халыкларның йолаларын, борынгы халык көйләрен онытылып карадылар, халык иҗатының никадәр тирән һәм кызыклы булуын үз күзләре белән күрделәр.
    Сәхнәгә чыккан күп кенә үзешчән артистлар өчен мондый концертларда катнашу көтеп алынган бәйрәм кебек. Рус, татар, удмурт, чуаш халык җырларын башкарган Евгений Кременсков, Сарыйм Насыйбуллин, Татьяна Аптрейкина, Валентина Гыйниятуллина чыгышларын халык көтеп ала һәм концертларны аларның чыгышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Тамашачылар Болгар сәнгать мәктәбе коллективы чыгышын да бик ярата. "Болгарочка", "Ассорти" ансамбле биючеләре татар һәм әрмән халык биюләрен гаҗәеп оста башкардылар. Ә Римма Вәлиеваның үзбәк биюе бигрәк тә истә калырлык булды.
    "Сударушка", "Сеспель", "Веснушки" фольклор ансамбльләре борынгы халык җырларын башкарулары белән халык мәхәббәтен яулады. Һәр чыгыш халык талантының менә дигән үрнәге. Ольга Лобанова белән Ольга Бурмистровалар украин җырларын башкардылар, "Рассвет" триосы күрсәткән үзбәк биюе, Илүзә Галәветдинова һәм Гөлүсә Кариповаларның "Күл буенда" композицияләре, татар халык биюләре - кыскасы, һәр чыгыш осталыклары ягыннан истә калырлык булды.
    Диләрә Сафина, Айдар Вәлиуллин чыгышы да ямь өстенә ямь булды, Вера Баринова, Илфат Исламов, Айсылу Җиһаншина дебютлары бик яхшы тәэсир калдырды. Әлбәттә, бөтен чыгышларны да әйтеп бетерү мөмкин түгел, ләкин халык иҗатының иң матур үрнәкләре бу көнне сәхнәдә көчле алкышларга күмелде.
    - Без үзебезнең күпмилләтле илдә яшәвебез белән чын күңелдән горурланырга тиеш,- диде халыкны бәйрәмнәр белән котлап район башлыгы Камил Нугаев.- Безнең районда гына да егермедән артык милләт вәкиле яши. Шуңа күрә тынычлык һәм дуслыктан кадерлерәк нәрсә юк. Тормышта бер-береңне хөрмәт итеп, килешеп яшәү зур бәхет ул, безнең көч - бердәмлектә.
    Халкыбыз бердәм булып кына бик күп авырлыкларны җиңеп чыга алды. Сугыш еллары, аннан соңгы кыенлыклар турында белмәгән кеше юктыр. Боларның барысы да кешеләрнең бердәмлеге, уртак тырышлык белән җиңеп чыгылды.
    Бәйрәм чарасында катнашучыларны тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуның республика Яңарыш фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова котлады. Ул Борынгы Болгарны торгызуда район халкының гаять зур роль уйнавын билгеләп үтте һәм район башлыгына "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләү турындагы таныклыкны тапшырды.
    Концерт казаклар һәм ветераннар хоры башкаруындагы җыр белән тәмамланды.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшырды. Яңа очрашуларга кадәр, фестиваль!
    Владимир Корнилов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: