Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнекеләр сынатмады

"Фемида в содружестве муз" конкурсының зона этабында безнең район суд системасы хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясады. Лаешта үткән бәйгедә район данын район суды администраторы Надежда Лаврентьева һәм мировой судның суд утырышы секретаре Галина Латыйпова яклады. Надежда үзенең талантын "Бию" номинациясендә күрсәтте, жюри һәм тамашачылар игътибарына чегән биюен тәкъдим итте. Ә Галина...

"Фемида в содружестве муз" конкурсының зона этабында безнең район суд системасы хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясады.
Лаешта үткән бәйгедә район данын район суды администраторы Надежда Лаврентьева һәм мировой судның суд утырышы секретаре Галина Латыйпова яклады.
Надежда үзенең талантын "Бию" номинациясендә күрсәтте, жюри һәм тамашачылар игътибарына чегән биюен тәкъдим итте. Ә Галина исә ике номинациядә - "Вокал-соло" һәм "Оригиналь жанр"да чыгыш ясады. Башта ул коррекция интернат-мәктәбе директоры Алексей Корчагин белән бергә Юрий Визборның "Изгиб гитары желтой" җырын башкарды, аннары Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" поэмасын укыды.
Үзешчән артистларыбызның осталыгын жюри югары бәяләде. ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев аларга һәм Спас район суды рәисе Фазыл Батыршинга дипломнар тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X