15 октябрь 2014 яңалыклары
-
Ашкарган эшкә йомгак ясадылар
Дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партия җирле бүлегенең XXII конференциясе булды. Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы әгъзасы Альмир Абашев катнашты.
-
Чыршылар гөрләп үсәр...
Узган шимбәдә район халкы республикада традициягә кергән Агач утырту көне акциясендә катнашты. Бу көнне биш меңгә якын төрле куак һәм агач утыртылды. Әлеге акция кысаларында чаралар шәһәрдә генә түгел, авылларда да оештырылды. Аеруча Аграмак, Татар Такталы, Никольск һәм башка җирлек халкы активлык күрсәтте. Шәһәргә килгәндә исә, беренче чиратта мәдәният бүлеге,...
-
Безнекеләр сынатмады
"Фемида в содружестве муз" конкурсының зона этабында безнең район суд системасы хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясады. Лаешта үткән бәйгедә район данын район суды администраторы Надежда Лаврентьева һәм мировой судның суд утырышы секретаре Галина Латыйпова яклады. Надежда үзенең талантын "Бию" номинациясендә күрсәтте, жюри һәм тамашачылар игътибарына чегән биюен тәкъдим итте. Ә Галина...
-
Афәрин, ветераннар!
Безнең районның ике иҗат коллективы - "Отрада" казаклар ансамбле һәм ветераннар хоры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестивале лауреаты дипломнарына ия булдылар. Ике коллектив та фестивальнең Казанда үткән гала-концертында катнашты. Чыгышларның тамашачы тарафыннан җылы кабул ителүендә һәр үзешчән артистның, шулай ук җитәкчеләр Евгений Кременсков, Нина...
-
Сәнгать мәктәбе сәхнәсендә – Әлмәт кунаклары
Узган җомга көнне Болгардагы балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады.
-
Җиңүгә омтылыш белән
Безнең район командасы Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган спартакиаданың зона этабы ярышларында җиңүче булды. Киеренке бәйгедә ул финалга чыкты. Алексеевскида узган ярышларда Кама аръягы районнарыннан җиде команда катнашты, алар спортның җиде төре буенча үзара көч сынаштылар. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, ярышларның беренче көнендә...
-
Түләүсез юлламалар буенча
Иртәгә ун укучы "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексына (Чистай шәһәре) ял итәргә китәчәк. Санаторийга түләүсез юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде, ә ике якка юл бәясен кабул итә торган як түли. Моның өчен ата-аналарга кирәкле документларны "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә генә тапшырырга кирәк булды, калганын үзәк хезмәткәрләре үзләре...
-
Исәп-хисапны кайчан ясарга?
Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе халык өчен актуаль сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
-
Кыен хәлдә калмагыз
1. Безнең җир участогы федераль милек булып саналган тимер юл полосасы белән янәшә урнашкан. Торак йортка һәм җир участогына документлар әзер, ә чикләрне килешү проблемасы әле дә хәл ителмәгән. Моны кем белән килешергә кирәк һәм мондый вәкаләтләр кемдә бар? Алинә Камәртдинова (Татарстан Республикасы Кадастр палатасы директоры урынбасары) моңа шундый аңлатма...
-
Эчү юньлегә илтми
Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен шәһәрдә яшәүче бер кеше ун тәүлеккә кулга алынган. Баксаң, ул инде быел руль артына исерек хәлдә утырганы өчен бер тапкыр җәзага тартылган булган. Суд карары нигезендә, законны санга сукмаучыга утыз мең сум күләмендә штраф салынган, ел ярымга идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән....
-
Тәртип урнаштырыргамы яки штраф түләргәме?
Агымдагы ел башыннан бирле районның административ комиссиясе торак пунктлар территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен - 68, урамда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозган өчен 15 беркетмә төзегән.
-
Өстәмә финанслау файдалы
Бүгенге көндә безнең районда 860 кеше пенсияне өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашалар.
-
Көнбагыш уралар
Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бу көннәрдә көнбагыш уралар. Бу культура хуҗалыкта быел 400 гектар мәйдан били һәм аны салкыннар җиткәнче җыеп алырга кирәк. Моның өчен тәҗрибәле меахнизаторлардан торган махсус отряд оештырылган. Аңа инженер Малик Галиев һәм агроном Фоат Закиров җитәкчелек итә. Ринат Шәйдуллин һәм Илнур Хөснетдинов...
-
Халкыбыз батырлыгы хөрмәтенә
Өченче көн шәһәрдә "Казанский обвод" истәлек билгесен ачу тантанасы булды.