Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Авылның байлыгы — кешеләр…”

Көндәлек эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, узган шимбәдә Татар Такталы халкы зурлап авыл көнен билгеләп үтте.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Август аен, гадәттә, кылны кырыкка ярар чак белән тиңлиләр. Ул чыннан да шулай. Малларны кыш буе ашатып чыгарлык азык белән тәэмин итәргә кирәк, утынын, салкыннар башланганчыга кадәр каралты-кураны әзерләп калдырасы бар. Бакчада да эш җитәрлек, инде мәш килеп бәрәңге алыр көннәр дә якынлаша. Саный китсәң, мәшәкатьләрне, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетермәслек. Әмма гел эшкә бирелеп кенә ял турында да онытмаска кирәк.
Элек, мәсәлән, биредә ел саен сабан туе уздырылган, җирле клубка хәтта Казан артистлары да еш килеп чыгышлар ясаган. Хәзер инде бу хакта искә алып кына сөйлиләр. Халыкның ялы хәзер күбрәк телевизор экраннары каршында үтә, бер-берләре белән телефон аша гына аралаша башладылар. Моны начар дип булмый. Шулай да, авылдашлар белән туган якның гүзәл бер почмагына җыелуны, балачак, яшүсмер елларын, күңел түренә уелып калган истәлек-хатирәләрне барлау, бер-берең белән тормыш хәлләре, балалар турында иркенләп торып сөйләшүне берни белән дә алыштырып булмый. Мондый очрашулар вакытында никадәрле яңалык ишетәсең, кемнәрне генә күрмисең. Боларның барысын да истә тотып, Такталыда авыл көнен уздырырга уйлаганнар да инде.
- Авылның төп байлыгы - кешеләр, - диде такталлыларга мөрәҗәгать итеп Аграмак җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова. - Бездә дус-тату яшәүче, бер эштән дә курыкмаучы гаиләләр бик күп. Авыл йөзен шундыйлар бизи дә инде. Күп итеп мал асрыйлар, ит һәм сөт сатудан кергән табыш исәбенә әйбәт тормышта яшиләр…
Ул Рәис Гайнуллиның гаилә фермасын мисал итеп китерде. Рәиснең фермасындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 60 тан артып китә. Быел ул зур, иркен мал абзары төзегән, республика программасы буенча гаилә фермасына асфальт юл да төзергә тиешләр. Җирлек башлыгы шулай ук авылда һәр йортка газ кертелгән, су һәм электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмый, кибетләрдә җаның теләгән товарны саталар, дип тә билгеләп үтте. Авыл халкы Антоновкага кадәр юлны яңартып асфальт түшәүләренә әле дә сөенеп бетә алмый. Хәер, авыл урамнарындагы юлларны да тәртипкә китерәләр. Кыскасы, уңайлы шартлар тудыру өчен күп нәрсәләр эшләнә.
Җирле мәчет имамы Һади ага Сәлимов авылдашларына изге дога сүзләрен җиткерде, һәрбарчасына саулык, ил-көнгә иминлек теләде. Бәйрәмне оештыручылар авылның олы яшьтәге кешеләре Минзада Бохарова белән Вагыйз Нургалиевны да зурлап бүләк тапшырдылар. Минзакир белән Зәйнәп Низамовларның гаилә корып яши башлауларына 59 ел тулган. Камил һәм Наилә Шабановларны, Минвәли белән Фәрхинур Әхмәдуллиннарны алтын туйлары белән котладылар. Әлбәттә инде, юбилярларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Алар хөрмәтенә Диләрә Сафина, Рәмзия Мулиева һәм башкалар үзешчән артистлар башкаруында җырлар яңгырады.
Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова авылдашлары белән очрашуга ашкынып кайткан. Мәйданга чыгып сәнгатьле итеп шигырь укыды ул, аның кызы Ләйсән исә бар кешене сокландырып биеп күрсәтте. Авыл мәктәбенең элеккеге укытучысы Әнәс Иксановның "Такталым" җыры бәйрәмгә ак нур өстәде. Дөрес, җыр авторы үзе кайта алмаган, шулай да очрашуда аның аудиоязмасын яңгырату җаен таптылар. Күршеләрен авыл бәйрәме белән котларга Ямбактының үзешчән артистлары да килгән иде.
Бәйрәм программасы мавыктыргыч итеп төзелгән, аңа спорт ярышлары, төрле бәйгеләр кертелгән иде. Авылның ир-егетләре аркан тартышуда, капчык белән йөгерүдә, капчык сугышында, кашыкка йомырка куеп йөгерүдә теләп катнаштылар. Җиңүчеләргә призлар да әзерләнгән иде. Татарча көрәштә исә Ришат Сәгыйровка тиңнәр табылмады.
Август кояшы туктаусыз кыздырып торса да, халыкның бәйрәмнән тиз генә тараласы килмәде. Чишмәле урман болынында иркенләп ял иттеләр, күңел ачтылар алар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев