Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында су үткәрү челтәрләренә ремонт бара

Хәзерге вакытта “Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыяте коллективы тырышлыгы белән шәһәрдә су үткәрү челтәрләренә ремонт ясала.

Аерым алганда, бүгенге көндә Зеленый урамында су торбаларын алыштырып, йортларны суга яңадан тоташтырганнар, хәзер инде Вертынская урамында шундый ук эшләр башкарылырга тиеш. Барлыгы исә бригадага 3,354 километр су челтәрен тәртипкә китерергә кирәк. Алдан әйтеп үтелгән урамнардан тыш, Нагаев, Нариманов, Болгар, Некрасов, Парк, Октябрь, Калинин һәм Вахитов урамнарында су торбалары алыштырылачак.

Билгеле инде, бу эш шактый чыгымнар таләп итә. Үзара салымнан җыелган акчалар да бу эшкә шактый зур өлеш кертте. 2018 елның ноябрь аенда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча барлык җыелган акчаларны шәһәрнең су челтәрен тәртипкә китерү өчен тотарга карар чыгарылды. Нәтиҗәдә, республика бюджетыннан бирелгән акчаларны да исәпкә алып, бу максатлар өчен 2,258 миллион сум акча бирелде. Шәһәр халкы бу сумманың 451,6 мең сумын җыйды, республика бюджеты акчалары исә 1806,4 миллион сум тәшкил итә. моннан тыш, җирле бюджеттан да су челтәрләрен ремонтлауга 4,655 миллион сум акча сарыф ителде.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр челтәрләренең гомуми озынлыгы 113,34 километр тәшкил итә, аларның 72 проценты ремонт таләп итә.

Реклама

Шулай ук Болгардагы су суырту станциясендә ремонт эшләре дә дәвам итә. бу эш республиканың “Экология” проекты кысаларында башкарыла. Моның өчен федераль бюджеттан 26 миллион сум акча бүлеп бирелде. Алдан хәбәр ителгәнчә, су суырту станциясенең куәтлелеген тәүлегенә 3 кубометрдан 5 кубометрга кадәр җиткерү һәм суны хәзерләү станциясен нормативлар һәм таләпләр кысаларына туры килерлек итеп үзгәртү күздә тотыла. Боларның барысы да нәтиҗәдә халыкны су белән тәэмин итүне яхшыртырга, һәм, иң мөһиме, суның сыйфатын күтәрергә тиеш.

Руслан Хәмидуллин фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар ремонт Спас районы суүткәргеч

2
X