Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кыен, ләкин бик кирәк хезмәт

10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне. Эчке эшләр подполковнигы Евгений Байкин бу системада егерме елдан артык эшли. Ул Спас районы эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе. Аның җитәкчелегендә оператив хәлләргә анализ ясала һәм районда җинаятьчелекне ачу эшен камилләштерүгә кагылган тәкъдимнәр әзерләнә. Үз бурычына Евгений Валентинович бик җаваплы...

10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне.
Эчке эшләр подполковнигы Евгений Байкин бу системада егерме елдан артык эшли. Ул Спас районы эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе.
Аның җитәкчелегендә оператив хәлләргә анализ ясала һәм районда җинаятьчелекне ачу эшен камилләштерүгә кагылган тәкъдимнәр әзерләнә.
Үз бурычына Евгений Валентинович бик җаваплы карый. Ул тынычлыкның һәм җәмгыятьтәге тәртипнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бәйле булуын яхшы аңлый. Евгений Валентинович кешеләргә карата игътибарлы, алар белән уртак тел таба белә, кирәк булса ярдәмгә ашыга. Үз бурычына җаваплы каравы өчен җитәкчелек тарафыннан аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерелде.
Евгений эчке эшләр бүлегенә килгәнче инде тәҗрибә туплап өлгерә. Башта урта мәктәпне тәмамлагач, үзен хәрби эшкә багышларга була һәм Казан артиллерия училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Санкт-Петербургтагы хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итә. Ләкин аннары туган ягына кайтырга була.
Полиция органнарында эшләүнең бик җаваплы булуын ул яхшы аңлый, чөнки якын туганнары шушында эшләгәнлектән, аның күп үзенчәлекләрен яхшы белә. Ләкин ул авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән кеше, шуңа күрә куркып калмый. Бу эшнең хәзерге вакытта бик кирәкле булуын аңлаган Евгений Валентинович хезмәттәшләренең ышанычын акларга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев