Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске йортларны сүтәләр

Игътибар иткәнсездер: шәһәр урамнарындагы искергән һәм инде күптән авария хәлендә булган йортларны акрынлап сүтә башладылар.

Кайберләре бөтенләй ишелерлек дәрәҗәгә җиткән, кем әйтмешли, төртсәң дә аварга тора. Тузган торак бит ул әле тагын шәһәрнең ямен дә җибәрә, узган гасырда ук төзелгән бу йортлар ерактан ук күренеп тора. Шуңа күрә, аларны никадәр тизрәк сүтеп алсаң, шулкадәр яхшырак.

Республикада авария хәлендәге торакны сүтү буенча махсус программа булдырылды. Безнең шәһәрне мондый йортлардан арындыру буенча игълан ителгән конкурста “Чиста шәһәр” җаваплылыгы чикләнгән компания җиңде. Ун кешедән торган эшчеләр бригадасы инде беркадәр күләмдә эшләр башкарырга да өлгерде. Алар карамагында тиешле техника, аерым алганда, манипуляторлы үзбушаткыч ике КамАЗ машинасы һәм махсус төягеч бар.

Алар инде шәһәр урамнарындагы искергән ундүрт йортны тулысынча сүтеп бетергән, әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында, авария хәлендәге 23 йортны сүтеп алырга кирәк булачак. Күпчелек йортларның газ челтәренә тоташтырылган булуы шактый мәшәкатьләр китереп чыгара. Техника белән торбаларга зыян китермәс өчен, бригада эшчеләре мондый йортларны кул белән сүтәргә мәҗбүр. Зур объектларда эшләүнең дә кыенлыклары җитәрлек. Элеккеге милиция бинасын, туган якны өйрәнү музеен әнә шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин.

Шәһәр үзәгендә урнашкан ике катлы агач бина язмышы да күпләрне кызыксындыра торгандыр. Биредә төрле елларда төрле оешмалар, әйтик, салым инспекциясе, табигать заказнигы, суд приставлары хезмәте, район газетасы редакциясе урнашкан иде. Узган гасыр башларында шәһәрдә совет властен нәкъ менә әлеге бинаның балконыннан игълан иткәннәр. Бу бина зур тарихи әһәмияткә ия, шуңа күрә аны реставрацияләргә һәм саклап калу турында уйларга кирәк.

Беркадәр вакыт узганнан соң иске йортлар кешеләрнең хәтерендә һәм фоторәсемнәрдә генә сакланып калачак. Бүгенге көнгә, мәсәлән, Смирнов, Ленин, Болгар, Коммунальный урамындагы торак йортларны сүтеп алганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, йортларны сүткәннән соң чыккан материалны халыкка утынга, ремонт ясау өчен кулланырга, башка максатларга тотарга рөхсәт ителә. Бары тик шуннан соң гына территория тулысынча чистартыла. Рәсми мәгъүматларга караганда, озакламый иске йортлар урынында заманча яңа йортлар калкып чыгарга тиеш.

Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев