Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда урман янгыннарын сүндерүчеләр ярышты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Болгар урман хуҗалыгы территориясендә “Иң яхшы урман янгынын сүндерүче – 2019 “ Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының региональ этабын үткәрделәр.

Конкурста республиканың төрле районнарыннан килгән 50 дән артык урманчы катнашты.

Бу көн программасына шулай ук республика территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм аларны сүндерү буенча семинар-киңәшмә дә кертелгән иде. Семинар барышында урман янгыннарын махсус көчләр һәм техника ярдәмендә сүндерү ысулларын да күрсәттеләр.

Өйрәнүләрдә Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның карамагындагы учреждениеләр, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасының “Урман янгыннарын сүндерү үзәге” дәүләт учреждениесе, янгын-химик станция хезмәткәрләре катнашты. Өйрәнүләрне оештыручылар алдан төзегән план буенча, урманнарны саклаучылар үлән һәм коры чыбык-чабык яна башлаган урынны эзләп табарга тиеш. Ул да түгел, ут телләре янәшәдәге нарат урманына “күчә”, янәшәдә торган йортларга куркыныч яный. Янгынчылар тиз эш итү нәтиҗәсендә, дөрләп яна башлаган утны тиз сүндерделәр.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтеп узганча, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендәге урманнарда катлаулы хәл күзәтелә, әле тегендә, әле монда янгыннар чыга. Татарстан урманчылары теләсә кайсы гадәттән тыш хәлгә яхшы әзерләнгән булырга тиеш. Бу конкурс урман янгыннарына каршы көрәшү буенча тәҗрибә тупларга, осталыкны арттырырга ярдәм итә. Чарада катнашучыларны шулай ук Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин да сәламләде. Конкурс программасы ике этаптан – теоретик һәм практик өлештән торды. Беренче этапта урманчылар тест биремнәрен үтәделәр, төгәлрәге, урманнардагы янгыннарны сүндерүнең техник ысуллары, кулланыла торган җайланмалар, махсус техника, хезмәтне саклау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Практик этапта конкурста катнашучыларның физик әзерлек дәрәҗәсен һәм каршылыклар полосасын ничек узуларын тикшерделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Рәис Шәкуров (“Саба урман хуҗалыгының өйрәнү-тәҗрибә хуҗалыгы” учреждениесе), икенче урынга Максим Миронов (“Болгар урман хуҗалыгы” учреждениесе) чыкты. Өченче урында – Александр Кондратьев (“Урманнарны янгыннардан саклау үзәге” дәүләт учреждениесе).

Җиңүче шушы елның сентябрь аенда “Иң яхшы урман янгынын сүндерүче – 2019 “ Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын якларга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Болгар ярыш янгын сүндерүчеләр урманчылар