Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда ишегалларын төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә

Безнең шәһәрдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулары башлана.

Очрашу барышында ишегалларын төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Мондый очрашулар республиканың “Безнең ишегалды” программасы нигезендә оештырыла. Әлеге программаның максаты – күп фатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм тагын да матуррак итүдән гыйбарәт. Бу программа ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары инициативасы белән эшләнде. Әлбәттә инде, бу идеяне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бердәм хуплады.

Әлеге программа буенча биш ел эчендә (2020 –2024 еллар) Татарстанда барлык шәһәр һәм район үзәкләрендәге күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау күздә тотыла. Быел партия программаның беренче этабын тормышка ашыру максаты белән очрашулар уздыра, аларның барышында ишегалларын төзекләндерү моделе буенча фикер алышулар уздырылачак. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча БТИ инде барлык ишегаллары территориясенең паспортларын әзерләүгә керешкән. Бу проект-смета документларын эшләү өчен кирәк.

Бу уңайдан безнең шәһәрдәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән алты очрашу уздыру планлаштырыла. “Безнең йорт” партия проектын тормышка ашыру кысаларында, беренче очрашу бүген Горький урамындагы 22нче йортның ишегалдында уздырылырга тиеш. Очрашуда якында гына урнашкан күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә катнашачак.

Моннан тыш, инде быел ук безнең шәһәрдәге күп фатирлы йортларның унсигез ишегалдында билгеләнгән эшләр үтәлергә тиеш. Бу көннәрдә, мәсәлән, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогы коллективы төзекләндерү белән шөгыльләнә. Шунысын әйтергә кирәк, барлык эшләр  күп фатирлы йортларның ишегаллары территориясен һәм квартал эчендәге керү юлларын ремонтлау буенча максатчан программа нигезендә алып барыла. 2017 елның сентябрендә старт бирелгән программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ике ел эчендә республика акчасы исәбенә Болгарда 34 йортның ишегалдына асфальт җәелде.

Эшләр комплексына шулай ук җәяүлеләр өчен 2000 метр чамасы озынлыктагы сукмаклар ясау да кертелгән. Яңгыр суын агызу өчен 200 метрга якын чуен рәшәткәле бетонланган урыннар ясалачак, ә кирәк урыннарда су үткәргеч коеларының капкачлары һәм плиталары алыштырылырга тиеш.

Юл хуҗалыгында инде дистәләрчә ел хезмәт куючы Җәмил Фазылов һәм Фоат Әюпов җитәкчелегендәге бригадалар бүгенге көндә нәкъ шушы эшләрне башкару белән мәшгуль. Юлларны автогрейдер белән Игорь Милосердов һәм юл катогында Владимир Царев тыгызлап тора. Кирәкле материалларны КамАЗлар белән Александр Аристов, Раил Гыйззәтуллин, Антон Битунов, Николай Дьяконов ташый. Бригада эшчеләре Игорь Авдотин, Андрей Чирков, Александр Серягин һәм Владимир Рубцов исә ясалган сукмакларның кырыйларына бордюрлар куялар.

Участок җитәкчесе Александр Земсков әйтүенчә, ишегалларын төзекләндергәндә йортларда яшәүчеләрнең проект документациясенә каршы килмәгән фикер һәм тәкъдимнәре исәпкә алына. Хәзерге вакытта Илнар Сәмигуллин җитәкчелегендәге бригада асфальт-бетонның аскы катламын җәюгә керешкән.

Күп фатирлы йортларның ишегаллары киләчәктә дә төзекләндерелергә, яхшы якка үзгәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар “Бердәм Россия” программа