Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгар урамнары чиста булсын...

“Экосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шәһәребездә тәртип урнаштыру белән инде берничә ел шөгыльләнә. Шушы чор эчендә шәһәр һәм авылларда уңай үзгәрешләр шактый булды. Алар нидән гыйбарәт соң?

Билгеле булганча, республикада Россиянең 40тан артык регионы катнашкан каты көнкүреш калдыкларын аерып түгү программасы уңышлы эшләп килә. Предприятиенең безнең район участогы өчен җавап бирүчеләр дә нәкъ шушы бурычларны тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Алар карамагында махсус техника бар, чүп-чар контейнерларының да әкренләп заманча пластик контейнерларга алыштырылуын үзебез күреп торабыз. Мондый чүп-чар савытлары хәзер шәһәрдә генә түгел, район авылларында да урнаштырыла. Чүп-чар җыючы машиналар махсус график нигезендә авылларны да әйләнеп чыгалар. Боларның барысы да шәһәр һәм авыл урамнарын чистарак, пөхтәрәк итәргә мөмкинлек бирә. Халык сәламәтлеге шактый дәрәҗәдә чисталыкка бәйле булганга күрә, республика җитәкчеләре нәкъ шушы бурычны игътибар үзәгендә тоталар.

Бүгенге көндә тату коллективта Анатолий Гаранин, Александр Барышев, Николай Петров, Георгий Баринов, Арслан Закиров хезмәт куя. Алар эшне күңел биреп, җиренә җиткереп башкаралар. Иртә белән шәһәр чиста булсын өчен, аларга еш кына эшкә иртәнге өчтә чыгарга туры килә.

– Кышын егетләргә эш тагын да арта, - ди предприятиенең безнең район участогы җитәкчесе Александр Блюденов. – Контейнер янына килеп җиткәнче, юл техникасы кар чистартканда калдырган кар-боз өемнәрен чистартырга кирәк. Шулай ук мондый контейнерларга ташланырга тиеш булмаган чүп-чарны да җыярга туры килә. Нәрсә генә чыгарып ташламый халык көнкүреш чүплекләренә! Арада шифер кисәкләре, иске җиһазлар, төзелеш материаллары еш очрый. Кайчан да булса шәһәр һәм авыл халкы чисталык һәм тәртипнең күбесенчә үзләреннән торуын аңлап, контейнер мәйданчыкларын шыксыз чүплекләргә әйләндерүдән туктарлар, дип ышанам. Башка кешеләрнең хезмәтен аз гына булса да хөрмәт итәргә кирәк бит инде...

Яз килеп җитте, май бәйрәмнәренә дә аз гына вакыт калып бара. Җәй җиткәч, безнең якларга йөзләгән генә түгел, меңләгән туристлар килә башлаячак. Безнең якларның матурлыгыннан, чисталыгыннан бары тик яхшы тәэсир генә калсын иде аларда. Ә бу “Чиста шәһәр” республика программасы һәм “Экосервис” предприятиесе хезмәткәрләре өчен генә түгел, беренче чиратта, безгә, шәһәр халкына кирәк. Чөнки туган авылларыбыз һәм шәһәребезнең чисталыгы бары тик үзебездән генә тора.

Владимир Корнилов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар чисталык урам