Терлекчелек хуҗалыкларына малларны исән-имин кышлату - шактый катлаулы мәсьәлә. Ә менә вакытында ышанычлы азыгын туплаган һәм терлекләр өчен тиешле шартлар тудырган хуҗалыкларда артык проблемалар булмый.
Моны хезмәт күрсәткечләренә карап та белергә була. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр Сергей Юрков хуҗалыгында бүгенге көндә һәр савым сыердан тәүлегенә 14,5 литр сөт савып алалар. Узган ел хуҗалыкта 42 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, аларның 16сы савым сыерлар булган һәм сөт сату күләмен хуҗалык 71,5 тоннага җиткергән.

Хуҗалыкта дуңгызчылык тармагын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Ундүрт баш ана дуңгызның һәрберсеннән былтыр тугызар дуңгыз баласы алып, аларны халыкка сатканнар яки хезмәт хакы исәбенә үз эшчеләренә биргәннәр.
Икенче ел хуҗалыкта яхшы токымлы сарыклар үрчетеп, шактый гына керем алалар. Итнең бер өлешен халыкка саталар, шулай ук ашханәдә үз эшчеләренә аш пешерүгә тоталар.
Әлбәттә, тырышып эшләгән вакытта гына хезмәт уңышларына ирешергә мөмкин. Сыер савучы Наталья Мартынова, дуңгыз караучы Татьяна Кадяева, сарык караучы Наталья Смирнова үз эшләрен яхшы беләләр һәм зур җаваплылык тоеп башкаралар.
Ә хуҗалык җитәкчесе ит һәм сөт сату күләмен киләчәктә тагын да арттырырга уйлый. Җитештергән продукцияне сату мәсьәләсе генә бу эштә кыенлыклар тудыра. Шуңа да карамастан, быел савым сыерлары санын тагын да арттырып, 25кә җиткерергә уйлыйлар.
Рәсемнәрдә: Татьяна Кадяева (өстә) һәм Наталья Миронова.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев