Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Үз көчләренә ышанып яшиләр

    Татьяна белән Александр Евдокимовларның шәхси хуҗалыгы Полянкада иң зурлардан санала. Авырлыкларга карамыйча, алар елдан-ел терлекләрнең баш санын арттырырга тырышалар.

    Марина Зайцева
    Ата-бабалардан килгән гадәт буенча, Евдокимовлар элек-электән мал-туарны күпләп асраганнар. Александр Михайлович та, шушы ук авылда туып үскән Татьяна Александровна да сыерсыз, кош-кортсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Башта алар терлекләрне өстәлдән сөт һәм ит ризыклары өзелмәсен өчен асрыйлар, берничә ел элек үзенең тупланган тәҗрибәсенә таянып, хатыны белән киңәшеп, Александр Михайлович шәхси хуҗалыкны бермә-бер зурайтып, керем чыганагы итәргә була.
    Сөт сатудан шактый табыш керүен исәпкә алып, Евдокимовлар савым сыерлар асрарга булалар. Хәзер бер сыер кимендә 50 мең сум чамасы тора, бу бик кыйммәт. Шуңа күрә таналар сатып алып үстерергә булалар. Банкта кредит рәсмиләштереп, Александр Михайлович берничә ел элек кара-чуар нәселле берничә тана сатып ала. Аларның кайберләре инде бозаулап өлгергән, берничәсе тиздән бозауларга тиеш. Хәзер инде хуҗалыкта савым сыерлар саны 9га җиткән. Хуҗалар аларны саву өчен читтән кеше ялламаганнар булалар. Саву аппараты сатып алсалар да, Татьяна кул белән савуны кулайрак күрә, үзе генә дүрт-биш сыерны савып өлгерә. Ә Александр саву аппаратыннан файдалана. Кем тизрәк савып бетерә дип, кайчакта ярышып та алалар...
    Сөтнең бер өлешен бозауларга эчерсәләр, күбесен халыкка саталар. Полянка халкы да, шәһәр кешеләре дә теләп ала. Берничә ел эчендә инде даими сатып алучылары барлыкка килгән, шуңа күрә Александр аларга көн саен сөтне Болгарга китереп бирә. Көн саен кырык километр йөрү шактый чыгымнар таләп итсә дә, сөтне арзан бәядән читтән килгән җыючыларга тапшыруга караганда күпкә файдалырак.
    Яшь терлекләрнең һәм сыерларның баш саны хәзер егермегә җиткән. Баш саны арткан саен, терлекләрне карау авырга туры килә. Шулай да хуҗаларны борчыган иң зур проблемаларның берсе - терлек азыгы туплау. Билгеле, терлекләр санын арттырганда Александр печән дә, фураж да күп кирәклеген белә. Шуңа күрә үл үзенең, хатыны һәм әнисе Мария Михайловнаның егерме биш гектар пай җирләрен рәсмиләштерергә булган. Җир документларын ул быелның май аенда алып, сабан бодае чәчмәкче булган. Ләкин бу вакытта "Болгар "Востокзернопродукт" җәмгыяте чәчеп өлгергән була.
    Алынмаган табышны кайтарып бирү турында гаризаны безнең район суды да, ТР Югары суды да аның файдасына хәл итмәгәннәр. Александр алай да өметен югалтмый, күпме генә бәягә төшсә дә, дөреслекне табу өчен Мәскәүгә хәтле барырга җыена. Ә Евдокимовларга зыян китергән оешма компенсация рәвешендә аларга беркадәр ашлык бирсә, килешкән дә булырлар иде.
    Хәзергә исә терлек-туар өчен ашлыкны таныш фермерлардан сатып алырга туры килә. Быелгы корылыклы елда бодайның бер килограммы сигез сумга кадәр җиткән. Көрпәнең бер центнеры бераз арзанрак - 400 сум тора. Тик яртылаш тузан белән катнашкан бу азык кына терлекнең тамагын туйдыра алырмы?
    Печән белән дә хәлләр әйбәт түгел. Александр олы улы белән җәй буе юл буйларыннан, чокырлардан печән чапкан. Аны байтак хәзерләсәләр дә, моның кадәр терлекне кышлату өчен барыбер җитәрлек түгел. Ә бу тагын өстәмә чыгымнар дигән сүз.
    Евдокимовлар артык чыгым тотмаска тырышалар. Җәен үзләренең көтү көтәргә вакыты булмаган, ә көтүче яллау шактый кыйммәткә төшә. Александр арендага алты гектар җир алып, улы белән аны киртәләп алган һәм ябык көтүлек ясаган. Моны башкарып чыгу да җиңел булмаган: урманнан делянка сатып алып, аны кисәргә, агачларны ташырга кирәк, аннары киртә белән тотып алырга кирәк...
    Быел ферма төзү эшенә керешкәннәр. Тагын бер кредит алып, Александр блоклар, кызыл кирпеч сатып алган һәм абзарны төзи башлаган. Тәрәзәләргә кадәр өйгәч, акча җитмәгәнлектән, эш туктап калган. Инде суыклар башланырга да күп калмады, аларның сыерларны тотар өчен урыннары юк. Билгеле, терлекләрне булган абзарларга урнаштырып торып була. Тик сыерлар күпләп бозаулый башлагач, бозауларны кая урнаштырырга?
    Евдокимовлар шулай ук дуңгызлар да асрыйлар. Хуҗалыкта булган ана дуңгызлар елына өч-дүрт мәртәбә балалый. Аларның күбесен саталар, бер өлешен үзләренә калдыралар. Шулай ук күп итеп каз-үрдәк, кош-корт асрыйлар. Хуҗалыкта эш-мәшәкать аларга да, балаларына да җитәрлек. Өлкән уллары Владимир - әти-әнисенең чын горурлыгы. Мәктәпне тәмамлап һәм бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыеп, ул Казан энергетика университетының бюджет бүлегенә укырга кергән. Хәзер икенче курста белем ала, яхшы укый. Ял саен диярлек авылга кайтып, әти-әнисенә ярдәм итәргә өлгерә. Кечкенәдән үк эшләп үскән егет бер эштән дә куркып тормый. Кече уллары Егор икенче класста гына укыса да, уеннарны читкә куеп, хәленнән килгәнчә әти-әнисенә ярдәм итә.
    Хуҗалыгы белән таныштырганда, Александр киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: ферманы төзеп бетереп, аның янында тагын кош-корт өчен абзар да ясап куярга теләге бар. Барлык агротехника чараларын башкару өчен хуҗалыктагы Т-40 тракторына тагылма инвентарь сатып алырга кирәк. Терлек азыгы җитмәве дә теңкәгә тия. Башкалар кебек, аңа да быел республика бюджетыннан савым сыерларына икешәр мең сум күләмендә субсидия бирелгән, тик нишләптер биш сыерын гына исәпкә алганнар. Ә хуҗалыкта бит алар күбрәк..
    - Билгеле, район үзәгендә эзләсәң эш табыла инде ул, - ди Александр. - Мин тәҗрибәле машина йөртүче, ташчы да, балта остасы да. Тик җаным теләгән эшем белән шөгыльләнәсем килә. Минем терлек асрыйсым, зур хуҗалык тотасым килә... Көн саен яңа проблема өстәлеп торса да, Татьяна белән без барысын да ерып чыгарбыз дип өметләнәбез.
    Эшчән, булдыклы бу гаилә дәүләт субсидияләренә һәм грантларга гына өметләнеп тормый, бу тормышта бары үз көчләренә генә ышанып яшиләр. Ничек кенә авыр булса да, аларның үз эшләрен дәвам итәселәре килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: