Бүгенге көндә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнгән диярлек. Җәйнең коры булуына карамастан, уңыш әйбәт чыга - һәр гектардан 30 центнердан артык бөртек җыеп алынган.
Балымер авылы механизаторлары алдан урылган бу культураны җыюга 20 июльдә үк керештеләр. Ургычлы МТЗ-80 тракторлары белән аны Әнвәр Шәрифуллин һәм Валерий Кайнов...
Бүгенге көндә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнгән диярлек. Җәйнең коры булуына карамастан, уңыш әйбәт чыга - һәр гектардан 30 центнердан артык бөртек җыеп алынган.
Балымер авылы механизаторлары алдан урылган бу культураны җыюга 20 июльдә үк керештеләр. Ургычлы МТЗ-80 тракторлары белән аны Әнвәр Шәрифуллин һәм Валерий Кайнов теземнәргә салды. Бөртекне суктыруга өч "Дон-1500" комбайннары белән тәҗрибәле игенчеләр Александр Никифоров, Анатолий Майоров белән аның улы Антон һәм Александр Гаврилов чыкты. Урып-җыю вакытында һәр минутның кадерле булуын яхшы аңлаган механизаторлар 1500 тонна иген суктырганнар.
Ашлыкны комбайннардан ындыр табагына МТЗ-1224 һәм КамАЗ белән Владимир Никифоров һәм Сергей Остудин ташып тора. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, шунлыктан комбайннарның туктап торганы юк. Урып-җыю конвейеры хуҗалыкта тулы көч белән эшли.
Игенчеләрне кырда кайнар ризык белән тәэмин итеп торулары да кызу эш вакытында зур әһәмияткә ия. Тәмле ашларны пешекче Клара Федорова кырга ук китерә.
Ындыр табагында да эшләр кайнап тора. Ашлык чистарту җайланмасының туктаусыз эшен Евгений Конантьев тәэмин итеп, механизмнарны тулы тәртиптә тота. Бу урында инде берничә ел эшләгәнгә күрә, техниканың барлык нечкәлекләрен белә. Чистартылган ашлыкны ЗИЛ машинасы белән складка ташып торучы Евгений Майоровны да үз эшенең чын остасы дияргә була. Ындыр табагында Александр Нефедов, Александр Миронов, Юрий Панфилов ашлыкны өемнәргә салып торалар. Коллектив белән ындыр табагы мөдире Оксана Орлова җитәкчелек итә.
Көзге бодайны җыеп бетергәннән соң, игенчеләр теземнәрдә яткан 120 гектар карабодайны суктыруга керешәчәк. Ә барлыгы бу культура хуҗалыкта 240 гектарда чәчелгән. 173 гектар сабан бодае, 225 гектар соя да үз вакытын көтә.
- Билгеле, сабан культуралары быел югары уңыш бирмәячәк, - ди хуҗалык агрономы Владимир Осипов. - Ә бит ашламаларны да тиешле күләмдә керткән идек, чәчүлекләрне дә эшкәртеп тордык. Ни кызганыч, һава шартлары бездән тормый шул...
Чынлап та, бу фикер белән килешмичә булмый. Тик бернинди авырлыкларга карамастан, игенчеләр һәр елны үзләренә сабак алып, тәҗрибә туплыйлар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев