29 июль 2015 яңалыклары
-
Игътибарлы булсыннар иде
Дүрт ел буе Казаннан туган авылым Өчкүлгә такси белән кайтырга туры килә. Юлда йөргәндә төрле хәлләр була, диләр. Таксистларга хәтер калган чаклар да юк түгел. Күпләрнең зарланганын да ишеткәнем бар. Кайбер такси йөртүчеләр пассажирлар белән тупас сөйләшә, салонда тәмәке тарта, тизлекне чамадан тыш арттыра, зур йөкләрне багажникка куеп мәшәкатьләнәсе килми....
-
Укыган – күп белер
Җәй көннәрендә безнең Антоновка авылына төрле шәһәрләрдән кунаклар күп кайта. Кайвакыт күптәнге таныш-белешне, дусларны очратып сөйләшеп туя алмыйсың. Урамда чыр-чу килгән балалар тавышын ишетү үзе бер рәхәт. Әлбәттә инде, җәен китапханәгә йөрүчеләр саны да арта. Быелгы ел Әдәбият елы буларак игълан ителгәнлектән, аеруча да шатландыра. Халыкны китап кызыксындырмый дигәннәренә бик...
-
Бригадада тәҗрибәле төзүчеләр генә эшли
"Спасагрострой" җәмгыяте коллективы җәй башыннан шәһәрдә өч катлы 12 фатирлы йорт төзи башлады. Бу йорт авария хәлендәге торакта яшәүче гаиләләрне күчерү өчен төзелә. Объектның гомуми смета бәясе 15 миллион сумнан артык тора, әлегә аның бишенче өлеше генә тотылган. Дамир Садыйковның комплекслы бригадасы эшчеләре көче белән йортның фундаменты эшләнгән, цоколь өлешен...
-
«Хәзерге тормышым бик рәхәт...”ди ул
Бер күреп сөйләшүгә үк истә кала торган кешеләр була. Күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ольга Петровна Курочкина да миндә шундый тәэсир калдырды. Ирина Телицына Ольга Петровна гаиләсе белән гомер буе Аграмак авылында яши. Болгарга күчеп килүенә әле биш кенә ел. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак,...
-
Урып-җыю дәвам итә
Бүгенге көндә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнгән диярлек. Җәйнең коры булуына карамастан, уңыш әйбәт чыга - һәр гектардан 30 центнердан артык бөртек җыеп алынган. Балымер авылы механизаторлары алдан урылган бу культураны җыюга 20 июльдә үк керештеләр. Ургычлы МТЗ-80 тракторлары белән аны Әнвәр Шәрифуллин һәм Валерий Кайнов...