Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Программалар эше дәвам итәчәк...”

Татарстан күп икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагында да, алдынгы урында тора. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукция белән бөтен республиканы тәэмин итәргә сәләтле. Узган чәршәмбедә безнең районда эш визиты белән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов булып китте. Визит вакытында ул кырларны карады, урып-җыюның барышы белән танышты, икмәк кабул итү...

Татарстан күп икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагында да, алдынгы урында тора. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукция белән бөтен республиканы тәэмин итәргә сәләтле.
Узган чәршәмбедә безнең районда эш визиты белән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов булып китте. Визит вакытында ул кырларны карады, урып-җыюның барышы белән танышты, икмәк кабул итү предприяиесендә булды һәм яңа "Дулкын" йөзү бассейнын ачты.
Владимир Корнилов
Ә урып-җыю безнең районда югары темплар белән дәвам итә.
- Һава шартлары катлаулы булган агымдагы елда игенчеләрнең беренче эш нәтиҗәләре билгеле булгач, үзебез дә гаҗәпкә калдык, - дип сөйли район башлыгы Камил Нугаев. - Бүгенге көндә уңыш район буенча уртача гектарыннан 20,1 центнер тәшкил итә. Моңа ашламаларны дөрес куллану һәм республикада президент программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы вакытта гына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 64 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. 2006 елдан бирле шәхси хуҗалыкларны үстерү максатында 383 миллион сумлык 2000гә якын кредит бирелгән, ә агымдагы елның җиде аенда гына 4 миллион сумлык 22 кредит алынган. 2012 елдан башлап гаилә фермаларын төзү һәм реконструкцияләүгә киткән чыгымнарны каплау өчен субсидия рәвешендә 13 крестьян (фермер) хуҗалыгына 3,9 миллион сум акча бирелгән. Авыл хуҗалыгын технологик һәм техник модернизацияләү буенча "40 на 60" республика президент программасы эшләү дәверендә машина-трактор паркы яңа авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар белән яңартылды. 2014 һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында районның 19 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе бу программа буенча 15,5 миллион сум субсидия алды. Шушы ук программа буенча 44 шәхси ярдәмче хуҗалыкка саву аппаратлары алу өчен субсидия бирелде.
Республикада кыр эшләре чорында барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык-майлау материалларына льготалар - аларга бәяләрне төшерү рәвешендә ярдәм күрсәтелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Президент күрсәтмәсе буенча бу эшләр башланып киткәннән бирле "ТАИФ" һәм "Татнефть" компанияләре хисабына республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре башка төбәкләр белән чагыштырганда арзанрак ягулык белән тәэмин ителә. Моннан тыш, фермерлар һәм инвесторларның җирнең һәр гектарына тиешле күләмдә ашлама алу мөмкинлеге бар. Эшен яңа башлап җибәргән фермерларга ярдәм итү буенча республика программасы да эшләп килә. 2012 елдан бирле бу программа буенча терлекчелек һәм үсемлекчелекне үстерү өчен 13 кешегә ярдәм күрсәтелде. Фермаларга юллар төзелә: соңгы арада бу программа буенча алар Ржавецта, Татар Такталы һәм Өчкүлдә ясалды...
Районда урып-җыюның оешкан төстә баруы кырлар өстеннән очканда ачык күренде. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Нугаев Болгар икмәк кабул итү предприятиесендә эшчеләр белән аралаштылар, яңа уңыш ашлыгының ничек кабул ителүен карап тордылар. Шунда ук җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясеннән оештырылган күргәзмәдә игелгән культуралар, икмәк, ит продуктлары, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе куелган иде. Республика лидеры күргәзмә белән кызыксынып танышты, авыл җирлеге башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, предприятие җитәкчеләре белән аралашты. Очрашу барышында район башлыгы урып-җыю эшләренең торышы белән таныштырып үтте.
- Тулаем алганда, сездә эшләр әйбәт бара, тырышып эшлисез, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы. - Шулай да булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга кирәк. Болгар музей-тыюлыгы үсә, туристлар агымы күбәя. Яңа объектлар сафка бастырыла, мәсәлән, бүген яңа бассейн ачыла... Шулай итеп, үсеш күзгә күренә, ә безнең программалар эше киләчәктә дә дәвам итәчәк...
Татарстанда барлыгы 30 уникаль социаль программа эшли, аларның күпчелеге районнарны үстерүгә йөз тота. Илдә кризис булуга карамастан, Республика лидеры күрсәтмәләре буенча, барлык программалар эшләвен дәвам итә.
ХПП территориясен караганнан соң, югары кунаклар "Дулкын" йөзү бассейнына юл тоттылар. Бу объект федераль һәм республика президент программалары буенча төзелгән. Ачылу тантанасы алдыннан сәхнәләштергән күренештә безнең якларда төрле чорда булган персонажлар - Алмуш-хан, Петр I, Екатерина II һәм башкалар катнашты.
Тантанага җыелган халыкны сәламләп, район башлыгы республика җитәкчеләренә бу зур бүләк өчен рәхмәт белдерде. Бассейн ачылуы республика башкаласында барган су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына туры килүе дә аерым бер мәгънәгә ия.
Рөстәм Нургали улы Спас халкын Болгарда шундый әһәмиятле спорт объектының ачылуы белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек, спорт белән дус булуларын теләде. Ул шулай ук яңа тренажер заллы йөзү бассейнына төрле яшьтәге кешеләр йөрсен иде, дигән теләк белдерде.
- Сез Идел буенда яшәсәгез дә, мондый бассейн бик кирәк, - диде Рөстәм Нургали улы. - Йөзү - теләсә нинди яшьтәге кешеләр өчен спортның иң яхшы төре. Без бу объектның әзер булуына бик шатбыз һәм бассейнга һәрвакыт төрле яшьтәге спорт сөюче кешеләр күп йөрсен иде, дип телибез...
Спортчылар исеменнән җыелган халыкны Сидней һәм Афинадагы Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Ирек Зиннуров котлады.
- Башка төбәкләрдә мондый спорт-сәламәтләндерү комплекслары юк, - дип билгеләп үтте ул, - ә бездә республика җитәкчелеге, Президент ярдәме белән алар күп районнарда төзелә...
"Дулкын" бассейны "Олимп" спорт комплексының филиалы булып санала. Аның директоры Илнур Сәгыйровка өстәмә җиһазлар сатып алуга сертификат һәм бинаның символик ачкычын тапшырганнан соң, кунаклар спорт-сәламәтләндерү комплексын карап чыктылар. Алар алдында шулай ук Түбән Каманың синхрон йөзү белән шөгыльләнүче яшь спортчылары чыгыш ясады. Ә тиздән мондый спортчылар Спас малайлары һәм кызлары арасында да барлыкка килер, дип ышанасы килә, чөнки моның өчен хәзер барлык шартлар тудырылган.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев