7 август 2015 яңалыклары
-
Һәр кеше белергә тиеш
Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Юл-транспорт фаҗигаләрен теркәү процедурасы белән бәйле бу үзгәрешләр нидән гыйбарәт? ЮХИДИнең район бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова аңлатуынча, закондагы әлеге үзгәрешләр нигезендә, юл-транспорт фаҗигасе килеп чыкканда үлүчеләр яки зыян күрүчеләр булмаса, автомобиль йөртүчеләр башкаларга комачауламас өчен юлдан транспорт...
-
Яшь футболчылар җиңүе
Аксубайда 2004-2005 елларда туган малайлар арасында республика беренчелегенең икенче этабында районның яшь футболчылары лаеклы рәвештә беренче урынга чыкты. Шунысын искәртик, ярышларның беренче этабы барышында да яшь спортчыларыбыз Нурлат һәм Чистайдан килгән яшьтәшләреннән өстен чыгып һәм бары тик турнир хуҗалары - Аксубай футболчыларына гына оттырып, икенче урынга лаек булган иде. Бу...
-
Чемпионат нинди тәэсир калдырды?
Наилә Хәсәнова, сатучы (Болгар шәһәре): - Казандагы дөнья чемпионатында катнашучы барлык спортчыларның чыгышларын яратып карыйм. Шәһәрдәге барлык инфраструктураларның мондый зур чарага югары дәрәҗәдә әзерләнүенә исең китәрлек. Башкалада бик күп спорт объектлары төзелгән. Безнең шәһәрдә дә йөзү бассейны ачылуга һәркем бик шат. Кызганыч, сәламәтлегем буенча мин ул бассейнга йөри алмыйм. Әле...
-
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Районда 2014 елның икенче-дүртенче кварталларында эшләгән 1159 пенсионерга пенсиянең страховой өлеше күбрәк түләнәчәк. Моның өчен бернинди гариза язуның кирәге юк, пенсиянең страховой өлешенә тиешле үзгәрешләр автомат рәвештә кертелә. Өстәмә акча картлык һәм инвалидлык буенча страховой пенсия алучыларга билгеләнә. Әлбәттә инде, бу категориягә керүчеләр өчен 2014 елда эш белән тәэмин итүчеләрнең...
-
Программага үзгәрешләр кертелде
Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасы буенча 2014 елда безнең район халкыннан 4242 мең сумнан артык иминиятләштерү взнослары керде. Ә программа эшли башлаганнан бирле, взнослар суммасы 12 миллион сумнан артып китте. Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: бердәм финанслау программасында катнашуны дәвам итәргә теләгән кеше агымдагы ел ахырына кадәр пенсиянең тупланма...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Программалар эше дәвам итәчәк...”
Татарстан күп икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагында да, алдынгы урында тора. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукция белән бөтен республиканы тәэмин итәргә сәләтле. Узган чәршәмбедә безнең районда эш визиты белән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов булып китте. Визит вакытында ул кырларны карады, урып-җыюның барышы белән танышты, икмәк кабул итү...