Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Һәр эштә тәртип булырга тиеш

    Узган җомгада терлекчеләргә хезмәт хакы түләү һәм эштә тиешле шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары чакырылды.

    Тәлгат Җамалетдинов.
    "НЖ".
    Семинарны ачып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, күптән түгел булып үткән республика киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның эшчеләргә аз хезмәт хакы түләгән һәм терлекчелек объектларында технология һәм оештыру эшен җитди бозуларга юл куйган җитәкчеләрне тәнкыйтьләвен ассызыклады. Бу мәсьәләләрне игътибардан читтә калдырырга ярамый, чөнки авыл хуҗалыгы продукциясе халыкның яшәү чыганагы, шуңа күрә аны җитештерүчеләр турында тиешенчә кайгыртырга кирәк.
    Семинарда катнашучылар башта Отрада авылыннан Александр Спиридонов крестьян (фермер) хуҗалыгында булдылар, бүгенге көндә монда 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның йөздән артыгы - савым сыерлар. Хуҗалыкта кышка ышанычлы азык запасы тупланган, терлекчелек биналарын тәртипкә китергәннәр. Фермада сигез кеше эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы җиде мең сум чамасы тәшкил итә. Монда терлекчеләргә тиешле шартлар тудырырга тырышулары әллә каян сизелеп тора. Мәсәлән, терлекчеләр өчен иркен ял итү бүлмәсе бар. Бүлмәдә һәрвакыт җылы һәм якты, газ плитәсендә чәй кайнатып эчәргә, ә буш вакытта газета укырга мөмкин. Терлекче почмагында ясалма сөт әзерләү, яшь терлекләрне ашату кагыйдәләре, беренчел зоотехника учёты һәм мәҗбүри башкарылырга тиеш булган башка нормативлар белән танышырга мөмкин.
    Боларның барысы мактауга лаек булса да, күпчелек эшнең кул көче белән башкарылуын онытырга ярамый. Әлбәттә, ит һәм сөт җитештерү процессын механикалаштыру шактый чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә башка фермерлар кебек, Александр Ивановичны да терлекчелек продукциясен сату бәяләре борчый. Чынлап та, кибетләрдә сөтнең бер литрын 40 сумга саталар, ә хуҗалыклардан аны 9-10 сум белән җыялар. Ит сату буенча да проблемалар җитәрлек. Ит җыеп йөрүчеләр үзләренә файда китерү өчен генә тырышалар, терлек үстерүнең никадәр авыр, мәшәкатьле эш булуы аларны кызыксындырмый. Терлекчелек продукциясен сату бәяләре тәртипкә китерелгәнче, фермерларга яшәү бик авыр булачак. Александр Иванович барыбер күңелен төшерми, алдагы көнгә ышаныч белән карый һәм дәүләт крестьяннарга тиешле ярдәм күрсәтер дип ышана.
    Семинарда катнашучылар шулай ук Дала Йорткүле авылындагы Рузалия Минһаҗева хуҗалыгында да булдылар. Управляющий Зөфәр Минһаҗев фермада эшләрнең ничек баруы турында сөйләде, фермерларны борчыган мәсьәләләргә аерым тукталып үтте.
    - Эшләр быел мактанырлык түгел, - диде ул. - Һәр гектардан нибары 13әр центнер уңыш җыеп алдык. Бу бик аз, алган керем чыгымнарны капларга да җитми. Моннан тыш, терлекләрне кышлату өчен фураж да шактый кирәк. Ярый әле, печән белән саламны язга җитәрлек хәзерләдек...
    Бүген алар фермасында 80 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 45е - савым сыерлар, моннан тыш, 20 баш нәселле сарык асрыйлар. Хуҗалыкта 5 кеше эшли. Управляющий сүзләренә караганда, коллективта очраклы кешеләр юк. Барысы да тәҗрибәле терлекчеләр, аларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була. Яхшы эшләгәнгә күрә, хезмәт хакын да вакытында алалар. Бүген ул аена уртача тугыз мең сум тәшкил итә.
    Авыл өчен бу аз түгел.
    Мондагы ферма абзарларында - тулы тәртип. Стеналар агартылган, бар җирдә чисталык. Терлекчеләрнең ял итү бүлмәсендә бөтен кирәкле мәгълүматлар бар. Тәртип булганда, эшләве дә күңелле.
    Бу һәр җирдә шулай булырга тиеш. Семинарга нәтиҗә ясап, бөтен көчен биреп эшләгән терлекчеләр хезмәтенә тиешенчә түләргә кирәк, дип тагын бер кат басым ясалды. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
    Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: