Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Әнкәмнең догалары саклады…”

    Дала Йорткүл авылында яшәүче Сабирҗан Галимҗан улы Әхмәтҗанов гомеренең сиксән җиденче язын каршылый. Нужа арбасын яшьтән җигелеп тартырга, тормыш авырлыкларын җитәрлек күрергә, язмыш сынауларын үтеп, байтак вакыйгаларның шаһите булырга туры килгән аңа. Шулай да, сугыш еллары хәтерендә ныграк саклана.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Аны фронтка кырык өченче елның салкын көзендә озаталар. Бу вакытта Сабирҗанга әле уналты яшь тә тулмаган була. Озын буйлы, таза гәүдәле булгангадыр инде, фронтка җибәрүләрен сорап, ул вакыттагы Кузнечиха районы хәрби комиссарын озак үгетләргә туры килми.
    - Сугышка елап озатып калган әни бүгенгедәй күз алдында тора, - дип искә ала Сабирҗан ага. - Кысып кочаклады да, догаларын укый-укый исән кайтуымны сорап Ходайга ялварды…
    Кузнечихадан атларга утырып Нурлат станциясенә тиклем ничек барып җитүләрен, биредә туктаусыз гудок биреп торган составка утырып, төнгә каршы юлга кузгалуларын ул әле дә хәтерли. Эшелонның Ерак Көнчыгышка юл тотачагын соңыннан гына әйтәләр. Владивосток шәһәренә унынчы көн дигәндә генә килеп җитәләр. Сабирҗанның бәхете булган икән әле: артиллеристлар әзерләүче курсларга авылдашы Вәли Ибраһимов белән бергә җибәрәләр. Соңыннан икесе дә бер үк бригадага эләгә. Авылдашлар шактый вакыт бер котелоктан солдат боткасы ашый, бергә йоклыйлар. Сугышта үлем кешене адым саен сагалап тора, диләр. Чыннан да шулай икән: япон самурайлары белән сугышларның берсендә Вәли каты яралана, табиблар ничек кенә тырышсалар да, аның гомерен саклап кала алмыйлар. Әнә шулай Сабирҗан дустын югалта.
    Ветеран сүзләренә караганда, сугышның соңгы елында японнарның сугышчан хәрәкәтләре сизелерлек активлаша. Квантун армиясе солдатлары еш кына көтелмәгән атакалар ясый, аларның ерткычлыкларына кайвакыт командованиенең дә исе китә. Шунысын да әйтергә кирәк, япон солдатлары беркайчан да әсирлеккә төшәргә тырышмаган, үз-үзләрен үтерүне өстен санаган. Сугыш кырында Сабирҗан Галимҗан улына мондыйларны байтак күрергә туры килгән.
    Гомеренә куркыныч янаган көнне дә аермачык хәтерли. Разведка мәгълүматларына караганда, японнар безнең частьләргә көтелмәгән һөҗүм әзерләгән. Моңа юл куймас өчен 245 нче укчы бригада һөҗүмне алданрак оештырып, японнарны аптырашта калдыра. Сабирҗан Галимҗан улы эре калибрлы пушкадан беренче булып ут ача. Японнар бермәлгә каушап калсалар да, бераздан минометлардан үзләре дә көчле ут ачалар.
    - Күз алдында ут көлтәләре сибелгәнен күрдем, ә менә шартлау тавышын ишетмәдем, - ди Сабирҗан Галимҗан улы. - Бүтән берни хәтерләмим… Госпитальдә аңга килдем. Башның чатнап ярылуына түзәрлек түгел. Табиблар көчле контузия булган, диделәр. Соңыннан безнең артиллерия расчетыннан бер минем генә исән калуымны да әйттеләр…
    Сабирҗан Галимҗан улының сугышта үлем белән яшәү арасында калган мизгелләре шактый булса да, аны ниндидер илаһи көч саклап калган. "Әнкәм догаларының тылсымлы көче саклады булса кирәк… - ди ветеран, - туган йортка исән-сау кайтырга насыйплар итсәң иде балакаема, дип Ходайга ялварган иде бит…"
    …Сабирҗан Галимҗан улы җаннарны тетрәткән авыр сугыш елларын еш искә төшерә. Солдат батырлыгы өчен бирелгән Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре һәм башка бүләкләрне кулына алгач, моннан алтмыш тугыз ел элек булган коточкыч вакыйгалар күз алдына килеп баса. Карт солдат сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган полкташларын да оныта алмый. Аларның батырлыгы турында еллар һәм гасырлар үткәч тә сөйләрләр әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: