Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Кешеләр кайгырту тоярга тиеш...”

    Танкеевка авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бакиров хаклы рәвештә әнә шулай ди. Шунысы сөенечле, хуҗалык терлекчеләре узып баручы елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Ирешкән уңышларга коллективның һәр әгъзасы үзеннән өлеш керткән.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Театр кием элгечтән башланса, Танкеевка фермасы - ял итү бүлмәсеннән, элеккечә итеп әйткәндә, кызыл почмактан башлана. Мондагы терлекчеләргә тудырылган шартлар, һич арттырусыз, башкаларны кызыктырырлык. Бәлки шуңа күрәдер дә, ферма хезмәтчәннәре ял итү бүлмәсен үзләренең визит карточкасы, дип тә йөртәләр. Шактый иркен, якты бүлмәдә заманча төсле телевизор эшләп тора, диван, өстәл, газета-журналлар өстәле куелган, идәнгә җылылыкны саклаучы линолеум җәелгән. Яңа елга әле беркадәр вакыт калса да, ферма хезмәтчәннәре инде матур итеп чыршы да бизәп куйганнар.
    Кыскасы, биредә үзеңне кунак бүлмәсендәге кебек хис итәсең. Билгеле инде, мондый шартлар тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә торгандыр, дип әйтергә тулы нигез бар.
    - Кешеләр үзләре турында кайгырту тоярга тиеш,- ди хуҗалык башлыгы Равил Рахман улы. - Бары шунда гына уңышка йөз тотарга була, вак-төяк саналган мәсьәләләрне дә игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз...
    Узган ел белән чагыштырганда, фермада мөгезле эре терлекләрнең баш саны унга арткан. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда да шуның кадәргә артырга тиеш.
    Хуҗалыктагы савым сыерларның саны 30 га җитә, шуларның яртысыннан күбрәге инде буаз. Көнлек савылган 150 килограмм сөтнең 130 килограммын Әлки районы эшмәкәренә саталар. Сөт бәяләре ел фасылына карап гел үзгәреп тора. Хәзер, мәсәлән, бер килограмм сөтнең бәясе 18 сум 50 тиен тәшкил итә. Бу кадәресе дә ярыйсы гына табыш китерә. Сөт тапшырудан кергән "тере" акчага хуҗалыктагы күп мәсьәләләрне хәл итәләр, шул исәптән хезмәт хакын да вакытында биреп баралар. Терлекчеләрнең айлык хезмәт хакы, мәсәлән, 12 мең сумнар тирәсе, җәйге айларда аннан да күбрәк чыга.
    Малларны карау Хәбибулла Хисаметдинов белән Андрей Сусликовка йөкләнгән. Икесенең дә коллективта абруе зур. Иван Архиповка тагын да җаваплырак бурыч йөкләнгән - сыерлар сава. Сыер саву ирләр эше түгел, дисәләр дә, Иван Анатольевич саву аппаратлары белән дә оста эш итә, бурычын да намус белән үти. Аның ничек сыер сауганын күреп, хәтта хатын-кызлар да мактый, диләр.
    Бу араларда хуҗалыкта һәр сыердан көненә уртача 11 килограмм сөт савалар. Монда, әлбәттә инде, бригадир Румия Насретдинованың да өлеше зур. Фермадагы тәртип, эшләрнең барышы өчен дә ул җавап бирә, һәр иртәдә сөтне төяп озату да аңа йөкләнгән. Коллективка әле күптән түгел генә килеп кушылган булса да, Валентина Гурьянова да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән. Ул бозаулар карый, группасындагы малларның баш саны 15 кә җитә. Валентина Анатольевна яшь терлекләрне таза-сау үстерү өчен тырышлыгын кызганмый. Малларның продуктлылыгын арттыру өчен аларны тиешенчә карау гына аз.

    Беренче чиратта ныклы азык базасы булу зур әһәмияткә ия. Хуҗалыкта бу проблема бөтенләй диярлек юк. Малларга көн дәвамында 5әр килограмм ашлык фуражы, кирәк кадәр печән һәм сенаж бирелә. Рационга Ульяновск өлкәсеннән кайтарылган жом да кертелгән.
    Хуҗалык башлыгы сөтлебикәләрнең баш санын 100 гә кадәр җиткерү турында уйлый. Район бюджетыннан алынган акча исәбенә инде яңа терлекчелек бинасы да төзеп куйган. Планда каралганча, барлык технологик процесслар механикалаштырылган булырга тиеш. Фермада инде төп эшләр тәмамланган дияргә мөмкин, киләсе елның көзендә биредә малларны асрауга керешәчәкләр.
    Тормышыбыз күбрәк мәшәкатьләрдән генә торса да, коллектив уңганнарының кәефе күтәренке. Алар продукция җитештерүне арттыру өчен булган һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Продукцияне күбрәк сатсалар, файдасы да күбрәк булачагын яхшы аңлыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: