Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бөтен көчне – азык хәзерләүгә

    Инде хәбәр ителгәнчә, үткән атнадагы семинарда терлек азыгы хәзерләү белән бәйле булган актуаль мәсьәлә турында фикер алыштылар. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар алдына җаваплы бурычлар куелды.

    Олег ПАХОМОВ.
    "НЖ".
    Сабан культуралары чәчүне вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыккан район хуҗалыкларында хәзер игеннәрне чүп үләннәренә һәм төрле авыруларга каршы эшкәртәләр. Басуларда әйбәт уңыш үстереп алу өчен аграр чаралар үткәрүгә шактый акча тотыла. Әмма язның һәм җәй башының гадәттәгегә караганда коры һәм эссе килүе игенчеләрне борчуга салды. Шифалы яңгырлар явып үтмәсә, куйган никадәр хезмәт бушка китмәсме? Монысын бер Ходай гына белә. Димәк, булган ресурслардан нәтиҗәле файдалану турында уйларга кирәк. Кыр эшләренең темпларын киметүгә, көч һәм акчаны әрәм-шәрәм итүләргә юл куелырга тиеш түгел.
    Аеруча терлек азыгы хәзерләү зур игътибар таләп итә. Басуларда үскән печәнне узган елгы белән чагыштырып булмый, сыйфаты да әлләни мактанырлык түгел. Әмма үскән кадәресен дә вакытында җыеп алырга кирәк. Бу уңайдан сенаж һәм печән хәзерләүгә зур оешканлык белән керешкән "Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторларын үрнәк итеп куярга була. Биредә күпьеллык үлән шактый зур мәйдан били, аны сусыл килеш җыеп алу өчен бер өлешен сенажга, бер өлешен печәнгә чаптыралар. Сенажны махсус технология таләпләре нигезендә курганнарга тутыралар. Ветеринария лабораториясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сенаж тулысынча беренче класс таләпләренә туры килә.
    Кояш көннән-көн ныграк кыздырса да, терлекчелекне үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Моның шулай булуын эре агрофирмалар белән гаилә фермалары тәҗрибәсе дә раслый. Бугровкадан Хәбибуллиннар фермасындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны берничә дистәдән артып китә, ит һәм сөт сатудан шактый табыш алалар. Алар киләчәккә карап яши: якын араларда тагын 30 баш терлеккә исәпләнгән мал абзарын төзеп бетерергә җыеналар. Узган елдан 100 тонналап печәннәре калган, быелгы кампаниягә дә җиң сызганып әзерләнгәннәр. Булган техника ремонтланган, тиешле тәртипкә китерелгән, әле матур итеп буялган да. Суга да беркайчан кытлык кичермиләр. Берничә ел элек скважина казытканнар, малларга суны шуннан алып эчертәләр.
    Кимдагы Выжловларның гаилә фермасы күпләргә яхшы таныш. Сергей башлаган эшкә аның улы Александр да теләп кушылган, хуҗалыкта аның хатыны Наталья һәм башка туганнары да эшли. Гаилә фермасында барысына да өлгерәләр. Выжловлар, үсемлекчелектән тыш, соңгы елларда терлекчелекне үстерүгә дә җиң сызганып керешкәннәр. Берничә дистә баш терлеккә исәпләп төзелгән заманча фермада тиешле шартларның барысы да тудырылган. Фермер малларның баш санын үрчетүгә зур игътибар бирә, ит һәм сөт җитештереп сатуны арттыру өстендә эшли. Күптән түгел генә, мәсәлән, 500 килограммга исәпләнгән сөт суыту җайланмасы сатып алган.
    Район башлыгы Камил Нугаев әйтүенчә, терлекчелекне үстерү бурычы киләчәктә дә актуаль булып калачак. Быел "Востокзернопродукт" җәмгыяте Тукайдагы 200 башка исәпләнгән мал абзарын реконструкцияләргә җыена, Екатериновкадагы Линар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында малларның баш саны сизелерлек арткан, башка хуҗалыкларда да моңа аерым игътибар бирелергә тиеш. Дәүләт эре агрофирмалар белән бергә терлекчелекне үстерүгә йөз тоткан авыл эшмәкәрләренә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәчәк.
    Рәсемнәрдә: Хәбибуллиннар хуҗалыгы механизаторы Сәлих-җан Сәетгәрәев; Александр Выжлов; семинарда катнашучылар төзелә торган бинаны карыйлар; "Болгар Арыш" җәмгыятендә сенаж салалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: