18 июнь 2013 яңалыклары
-
Җирлекләр үзгәртелде
Агымдагы елның 30 маенда кабул ителгән Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Иж-Борискино һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләре үзгәртелде. Халык ризалыгы белән эшләнеп, алар "Урта Йорткүл авыл җирлеге"нә берләштеләр, административ үзәге - Урта Йорткүл. Закон "Ватаным Татарстан" газетасында 2013 елның 15 июнендә басылып чыкты.
-
Бөтен көчне – азык хәзерләүгә
Инде хәбәр ителгәнчә, үткән атнадагы семинарда терлек азыгы хәзерләү белән бәйле булган актуаль мәсьәлә турында фикер алыштылар. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар алдына җаваплы бурычлар куелды.