Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Басуларга ыгар чак җитте…

    Дала Йорткүлендәге Рузалия Минһаҗева крестьян (фермер) хуҗалыгында алда торган кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен алшартлар тудырылган.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Хуҗалыктагы чәчү җирләренең мәйданы 800 гектардан артып китә. Шуның 320 гектарында көздән чәчеп калдырылган арыш шытымнары матур гына күтәрелеп килә, күпьеллык үлән басуы да ярыйсы гына - 200 гектарлап булыр. Узган еллардагы кебек үк, быел да механизаторлар алдына бодай, арпа, тары, суданка, катнаш азык культуралары чәчү өчен 340 гектарда туфрак әзерләү бурычы куелган. Ун кешедән торган коллектив өчен моны башкарып чыкмаслык эш, дип әйтеп булмый. Башка еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хуҗалык механизаторлары эшкә җаваплы караулары белән аерылып торалар, бүген башкарылып чыгарга тиешле теләсә нинди агрочараны киләсе көн иртәсенә калдырмаска тырышалар. Болай итү эшнең сыйфатына уңай йогынты ясый, вакытны янга калдыру мөмкинлеге тудыра. Әлбәттә инде, ахыргы нәтиҗәләрдә дә чагылыш таба.
    - Бездә еллар дәвамында сыналган, тәҗрибәле эшчеләр генә эшли, - ди хуҗалык идарәчесе Зөфәр Минһаҗев. - Бөтен мәсьәләләрне шуларның уртак тырышлыгы белән хәл итәбез дә инде…Быел да туфрак тырмалау һәм культивацияләүгә МТЗ-82 һәм МТЗ-80, К-700 тракторында Николай Сапунов, Мәгъсүм Зарипов, Наил Нуруллин һәм Зиннур Фәесханов чыгарга тиеш. Бу фидакарьләр производствода байтак еллардан бирле армый-талмый хезмәт куялар, техникадан һәрчак җитештерүчән файдаланалар. Башкарган эшләренең сыйфаты да югары. Сабан культуралары чәчүгә килгәндә, хуҗалыкта бу аерата да җаваплы бурычны елның-елында Мәгъсүм Зарипов белән Николай Сапуновка йөклиләр. Дөрес, башка механизаторлар да сыната торганнардан түгел. Шулай да Мәгъсүм белән Николай күбрәк ышаныч казанган механизаторлар.
    Хуҗалыкта уңышның нигезе беренче чиратта яхшы чәчүлек орлыкка бәйле булуын да истән чыгармыйлар. Әле күптән түгел генә Буа элеваторыннан 25 тонналап суперэлиталы "Вакуле" һәм "Икаде" арпа һәм бодай чәчүлеге алып кайтканнар. Калибрланган һәм химик препаратлар белән эшкәртелгән материал куллануга тулысынча әзер. Хуҗалыкның үзендә җитештерелгән башка сабан культуралары орлыгының да сыйфаты әйбәт. Барысы да тикшерү узган, тиешле таләпләргә туры килә. Барлык культуралар да аммиак селитрасы кушып чәчеләчәк.
    Ягулык-майлау материаллары да кирәк кадәр тупланган. Барлык эшләрне уңышлы башкарып чыгуда әһәмиятле роль уйный торган башка мәсьәләләр турында да кайгыртканнар. Чәчүдә катнашучыларны көнгә ике тапкыр бушлай ашату каралган. Күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты бар. Туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларының барысы да эшкә сыйфатлы итеп әзерләнгән.
    Хуҗалык идарәчесенең сүзләренә караганда, көннәр кояшлы торган очракта, киләсе атна башында кыр эшләренә старт бирелергә мөмкин. Механизаторлар түземсезлек белән кырга чыгуны көтәләр. Аларның һәркайсы уртак эшкә үзләреннән мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертү турында уйлый. Алар быел да сынатмаслар.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: