Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ага Хан белән Минтимер Шәймиев – Болгарда

    Кичә борынгы Болгарда принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булып китте.

    Югары кунакларны Болгар җирендә район башлыгы Камил Нугаев каршылады. Болгар Ислам академиясендә архитектура буенча абруйлы халыкара Ага Хан премиясе уңаеннан чыгарылган почта маркасына штемпель басу тантанасы булды.

    Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөселманнар лидеры, Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) нәселенең турыдан-туры вәкиле принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Ханны бөтен дөньяда гамәлгә ашырыла торган күпсанлы хәйрия проектлары буенча беләләр. Аерым алганда, 1977 елда архитектура буенча абруйлы Ага Хан халыкара премиясенә нигез салынды. Ул һәр өч ел саен дөньяның мөселманнар күп яши торган илләрендә җәмгыять ихтыяҗларына җавап биргән уңышлы архитектура проектларына тапшырыла.

    Архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы 13 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узачак. Премияне алучы алты проект исемлегендә Татарстан проекты – республиканың җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы да бар.

    Шушы премияне тапшыру уңаеннан әйләнешкә 150 мең данә почта маркасы чыгарылды. Болгар җирендә маркага махсус штемпель сугу тантанасы үткәрелде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев моны тарихи вакыйга дип атады. Кәрим Ага Хан исә үз чыгышында бу вакыйганың бөтен җиһанда тынычлыкны саклау өчен мөһим икәнен билгеләп үтте.

    Кунаклар борынгы Болгар ядкарьләрен карадылар һәм безнең якларның үзенә генә хас матурлыгы булуын билгеләп үттеләр.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: