Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әйтергә генә җиңел: утыз ел руль артында

Якшәмбе көнне барлык машина йөртүчеләр һәм автотранспорт системасында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Александр Калинушкин гомер буе машинада эшләде - ул утыз елга якын руль артында. Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт үз бурычын намус белән башкарып чыга. Хәзерге вакытта ул үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Ә аңа кадәр...

Якшәмбе көнне барлык машина йөртүчеләр һәм автотранспорт системасында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Александр Калинушкин гомер буе машинада эшләде - ул утыз елга якын руль артында. Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт үз бурычын намус белән башкарып чыга. Хәзерге вакытта ул үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Ә аңа кадәр автотранспорт предприятиесендә авыр йөк машинасында ераклардан төрле йөкләр ташыган.
Хәзер ул үзе йөри торган махсус "Форд" машинасында шәһәр буенча һәм шулай ук авылларга да авырулар янына ашыга. Еш кына авыруларны Чистай һәм Казан хастаханәләренә илтергә туры килә. Юлларны биш бармагы кебек белгәнгә күрә, авыр һәм җаваплы эшен җиренә җиткереп башкара.
Александр Александрович зур тәҗрибә туплаган, ышанычлы кеше, диләр аның турында хезмәттәшләре.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев