Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышанычлы түбә – зур эшнең башы

Хәзерге вакытта Профсоюз тыкрыгындагы 3нче йортның түбәсенә капиталь ремонт ясау тулы көч белән бара.

Бу эшкә "Сувар Б" филиалы коллективы эшчеләре февраль аенда кереште. Хәзерге вакытта пар изоляциясен исәпкә алып, түбә бәпкәләренең яртысы сүтеп җыелган, кәрнизләрнең агач конструкцияләре ясап куелган. Барлык эшләр заманча материаллар кулланып башкарыла.
Җылыту өчен каты минераль мамык кулланыла, аның өстеннән бетон җәелергә тиеш, шуңа күрә түшәмдәге шлакны бушатканнар. Ә түбә исә заманча сыйфатлы материал - профнастилдан ябыла.
Боларның барысы да торак шартларын бермә-бер яхшыртырга тиеш. Моннан тыш, бинаның тышкы халәте дә яхшы якка сизелерлек үзгәрә. Түбә ябудан тыш, төзүчеләр төтен юллары һәм вентиляция шахталарына да ремонт ясаячак, бу эштә дә калай һәм җылыткыч кулланылырга тиеш.
Бу йортта эшләрне бетергәннән соң, бригада ел буе Ким урта мәктәбенә ремонт ясау, шулай ук тузган торакны бетерү программасы буенча йортлар төзү белән шөгыльләнергә тиеш.
Рәсемдә: (сулдан уңга) бригада эшчеләре Сергей Никифоров, Илнур Сафиуллов, Фәһим Хөсәенов, Рафик Миңнебаев, Шамил Сафиуллов "Сувар Б" җәмгыяте директор урынбасары Рәис Җиһаншин белән алда торган эшләр турында фикер алышалар.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев