Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рабига күле төзекләндерелә

Шәһәребезнең истәлекле урыннарыннан берсе булган Рабига күлен төзекләндерү эшләре башланып китте.

2012-2013 елларда белгечләр күлгә гидрология тикшерүе үткәргәннән соң, проект эшләренә рөхсәт бирәләр. Хәзерге вакытта Казанның "Реставрация" җәмгыяте эшләрне башлап җибәрде. Заказны Татарстан экология министрлыгы биргән.
Эшнең беренче этабына 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән һәм аны милли бәйрәм - Сабан туена кадәр төгәлләргә җыеналар. Эшләр барышында күлнең төбе чистартылып, ярлары тигезләнәчәк. Агымдагы ел ахырына кадәр күлнең суын арттыру өчен скважиналар бораулау күздә тотыла. Ә язын исә җәяүлеләр өчен асфальт сукмак ясалырга тиеш.
- Безнең мондый объектларда эшләү тәҗрибәсе аз түгел,- ди төзелеш прорабы Дмитрий Вахрамеев. - Мәсәлән, безнең оешма Казандагы Зәңгәр күлне чистарту һәм тирә-ягын төзекләндерү буенча зур эш башкарды. Шуңа күрә бу яктан без шактый тәҗрибә тупладык. Безнең эшчеләр планда каралган барлык эшләрне вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарырга тырышачаклар.
Билгеле булганча, Рабига күле тирәсендә төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, июнь аенда үткәреләчәк Сабантуйга ул тулы тәртипкә китереләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X