Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Кимчелекләрне бетерергә кирәк...”

Узган сишәмбедә район Мәдәният йорты залында предприятие, район учреждениеләре җитәкчеләре катнашында Спас муниципаль район Советының икенче чакырылыш унҗиденче утырышы булды.

Владимир Корнилов.
«НЖ».
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм башка министрлык һәм ведомоство вәкилләре катнашты.
2011 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясады. (Доклад бераз кыскартылып газетаның бүгенге санында бирелә).
Фикер алышуларда район Советы депутатлары, Чәчәкле авыл җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Юрий Семушкин катнашты.
Аннары утырышта катнашучылар алдында Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Аның чыгышында бездәге кайбер проблемаларга карата шактый борчылу сизелде. Аерым алганда, районда халык арасында үлем очракларының күп булуын берничек тә игътибарсыз калдырырга ярамый.
- Сәбәбен ачыклау өчен бу мәсьәләнең асылына төшенергә кирәк, - диде Фәрит Хәйрулла улы. -Махсус комиссия төзергә, фән кешеләрен җәлеп итәргә кирәк. Бу хәл тагын берничә районда күзәтелә, кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Республикада халык санының арта баруын, башка уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үткәннән соң, Дәүләт Советы Рәисе борынгы Болгар һәм Зөя утрау -шәһәрчеген торгызу буенча проектның тормышка ашырылуына тукталды.
- Бу борынгы җирдә әнә шундый төзелеш баруына спаслылар сөенергә тиеш, - диде ул. - Республиканың үзенчәлекле туристлар үзәге булачак биредә, сезнең шәһәрне дөньяның күп почмакларында беләләр. Ә бит моңарчы биредә тынлык иде. Хәзер үзегез дә җиң сызганып эшкә керештегез. Кыска гына вакыт эчендә борынгы шәһәр территориясендә ничаклы эшләр эшләнгән, район үзәге дә матураеп киткән. Заманнан калышмыйча алга барырга, үсәргә һәм зураерга кирәк. Кыенлыклар алдында куркып калмагыз!
Соңыннан Фәрит Хәйрулла улы РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында "Бердәм Россия" партиясенә күрсәткән ышаныч өчен спаслыларга рәхмәт әйтте һәм март аендагы Президент сайлауларында да район халкының бу кампаниядә актив катнашачагына ышаныч белдерде. Һәр кеше акылы кушканча сайларга тиеш, дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.
Киңәшмә ахырында ул бер төркем хезмәткәрләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Бу көн уңаеннан Мәдәният йорты фойесында җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясеннән торган күргәзмә дә әзерләнде. Фәрит Хәйрулла улы экспонатлар белән кызыксынып танышты.
* * *
Үзенең визиты башында ул Балалар иҗат йортындагы компьютер классында булды. Биредә "Интернет-долголетие" республика программасын тормышка ашыру кысаларында олы яшьтәге кешеләрне компьютер белән эшләргә өйрәтәләр. Фәрит Хәйрулла улына пенсионерлар нәрсәләргә өйрәнүләре хакында сөйләделәр. Баксаң, компьютер ярдәмендә алар читтә яшәүче балалары һәм оныклары белән иркенләп аралаша ала икән. Өйдән чыкмыйча гына компьютер аша коммуналь хезмәтләргә түлиләр, үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап табалар. Кунакларга бу юнәлештә башкарылучы эшләр турында кыска гына фильм да күрсәтелде.
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Балалар иҗат йортында эшләүче түгәрәкләргә йөрүче балалар белән аралашты, иҗат эшләре куелган күргәзмәне карады.
- Сезгә карап көнләшеп тә куйдым әле, - диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп. - Сез бездән яхшырак яшәячәксез! Үзегезне төрле яктан сынап карау өчен бик күп мөмкинлекләр тудырыла. Үз эшегезнең чын осталары булу, җәмгыятькә файда китерү өчен тырышып укыгыз…
Түгәрәкләргә йөрүчеләр кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит

2
X