Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егетләребез мактауга лаек!

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, тренер Ринат Шәрипов кул астында шөгыльләнгән спортчылар Казанда үткәрелгән дзюдо каратэ буенча Россия Кубогы ачык беренчелегенә үткәрелгән ярышлардан бер -алтын, ике - көмеш һәм бер бронза медаль алып кайттылар.

Бу турнирда Россиянең төрле регионнарыннан унөч команда катнашты: шуларның икесе, безнекеләрне дә кертеп, Татарстаннан иде. Безнең спортчылар мондый хокукка күп кенә ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары нәтиҗәсендә ирештеләр: алар арасында республика чемпионнары һәм җаваплы турнирларда берничә тапкыр призер исемен алучылар да бар иде. Аларга Россиянең дзендо каратэ федерациясе Президенты Виктор Вахнович югары бәя биргән, ул бу ярышларның баш судья була.
16 - 17 яшькә кадәрге 65 килограмм авырлык үлчәвендәгеләр арасында Мөхәммәт Минсәгыйров Россия Кубогы белән бүләкләнде, ул дүрт очрашуда да үз көндәшләрен җиңүгә иреште. Шушы ук авырлык үлчәвендә Родион Шәехов бронза медальгә лаек була.
16-17 яшьлекләр арасында, ләкин 60 һәм 70 килограмм авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган Александр Еланин һәм Игорь Емельяновскийлар да сынатмыйлар, алар финалда гына оттырып, көмеш медаль яуладылар. Спортчыларның барысына да кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшыралар.
- Егетләрнең бу уңышы осталыкларының бермә-бер артуын күрсәтә, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Ринат Шәрипов.- Соңгы вакытларда алар физик яктан да, психологик яктан да бик ныгыдылар. Бездә үткәрелгән мастер-класс та бик нык ярдәм итте. Аны Россия Кубогы алдыннан безгә Тольяттидан махсус килгән рус (казак) кул сугышы буенча танылган белгеч Игорь Карманов үткәрде.
Бу егетләр, шулай ук Марат Әхмәтвәлиев һәм Артем Перов (алар Татарстан җыелма командасына керәләр) бу турнир алдыннан армия кул сугышы буенча Россия беренчелегендә чыгыш ясадылар, ярышлар Мәскәү өлкәсе Видное шәһәрендә үткәрелде. ТР командасы үзләренең күп кенә көчле көндәшләрен җиңеп, иң яхшы ун команда составына керделәр, барлыгы бу ярышларда 33 регионнан килгән спортчы катнашты. Бу инде агымдагы елның җәендә Самарада үтәчәк ил чемпионатында катнашу хокукы бирә.
Үткән ярыш йомгаклары буенча Александр Еланин һәм Артем Перов армия кул сугышы буенча спорт мастерына кандидат нормативын үтәделәр.
Ринат Шәриповның спортның бу төре буенча беренче группаны туплап шөгыльләнә башлавына әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, егетләр зур уңышларга ирештеләр, хәзер аларны республикада гына түгел, аннан читтә дә беләләр. Тренерның сүзләренә караганда, җиңүне алар үз максатлары итеп куймаган, иң мөһиме - яшьләрне армия хезмәтенә әзер булган чын ир-егетләр, илнең патриотлары итеп тәрбияләү.
Рәсемдә: беренче рәттә сулдан уңга - А. Еланин, М. Минсәгыйров; икенче рәттә - М. Әхмәтвәлиев, И. Емельяновский, Р. Шәехов, П. Сергеев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир

2
X