Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур тәэсир калдырды

Үткән чәршәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигына Казанда эшли башлаган Евразия икътисад комиссиясе делегациясе килде.

Владимир Корнилов
Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Шувалов, Евразия икътисад комиссиясе коллегиясе Рәисе Виктор Христенко, Беларусь, Казахстан Республикасы вәкилләре һәм башкалар борынгы Болгар һәйкәлләре белән таныштылар. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча Президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова озатып йөрделәр. Болгар җирендә югары кунакларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршы алды.
Кунаклар башта быел ачылган Болгар цивилизациясе музее урнашкан Елга вокзалы белән таныштылар. Музей экспонатлары белән кызыксынып танышканда алар Хазар каганаты, Идел Болгары һәм Идел буенда яшәгән төрки халыклар турында сораулар бирделәр.
Болгарларның Ислам дине кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бинасы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Мактаулы кунаклар китабында Игорь Шувалов: "Бу бик яхшы комплексны төзегән кешеләргә һәм шәхсән Минтимер Шәймиевка олы рәхмәт белән" дигән язма калдырды. Успение чиркәве, Төньяк төрбә, Җәмигъ мәчете, Хан сарае, остаханәләр, Табиб йорты, Кече манара, сәхәбәләргә һәйкәл - боларның берсе дә кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Ак мәчетне карап, кунаклар соклануларын яшерә алмадылар. Игорь Шувалов мәчеткә көмеш тышлы Коръән бүләк итте.
Сәяхәттән алынган тәэсирләре белән уртаклашып ул болай диде:
- Татарстанда Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгарны яңарту кебек зур проектларның тормышка ашырылуы турында күптән белә идек, шуңа күрә комиссия эше алдыннан үз күзләребез белән күреп китәргә булдык... Өч ел эчендә Болгарда сокландыргыч нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Бүген монда гыйбадәт кылу максаты белән дин вәкилләре дә, тарихи урыннар белән танышу өчен гади туристлар да килә ала. Шундый зур эш башкаруыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!
Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче Урынбасары Бакытҗан Сагынтаев Болгарда экскурсияләрнең күп булуына, балаларның күп килүенә игътибар итте. Илнең тарихын дәреслекләрдән өйрәнү - бер хәл, ә аны борынгы ата-бабаларыбыз яшәгән тарихи урыннарга килеп үз күзләрең белән күрү - бөтенләй башка, дип ассызыклап үтте югары кунак...
Журналистларның сорауларына җавап биреп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде:
- Болгарны кунакларга күрсәткәндә без лаеклы горурланабыз... Россия Федерациясе хөкүмәте, инвесторлар, хәйриячеләр һәм гади кешеләрнең ярдәме белән тарихи урыннарны яңарту буенча бик зур эш башкарылды. Бүген бу тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне йөзгә кызыллык китермичә, теләсә кемгә күрсәтергә була...
Сәяхәт ахырында кунаклар аны оештыручыларга һәм хуҗаларга борынгы һәйкәлләр һәм яңа объектлар белән танышырга мөмкинлек биргән өчен зур рәхмәт белдерделәр, Болгарның киләчәктә дә үсүен теләделәр.
Рәсемнәрдә: Бакытҗан Сагынтаев (сулда) һәм Рөстәм Миңнеханов алган тәэсирләре белән уртаклашалар; Игорь Шувалов (сулда) һәм Минтимер Шәймиев борынгы һәйкәлләрне карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев