Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур Хөрмәт белән искә алдылар…

Шәһәрнең үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантана булды.

Җомга көнне иртәдән үк төрле төстәге шарлар тоткан балалар һәм шулай ук өлкәннәр бәйрәм булачак мәйданга ашыктылар. Совет халкының Бөек Ватан сугышында данлы Җиңүенә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә багышланган митингта катнашучыларга башта сугышның беренче көннәрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирделәр: менә сәхнәгә кырык беренче елны мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары рольләрен башкаручылар, ирләрен фронтка озатучы хатын-кызлар чыкты… Алгы рәтләрдә урын алган безнең ветераннарыбыз боларны үзләре кичергән кешеләр. Ни кызганыч, фронтларда тормышларын аямыйча сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннар хәзер бик аз калып бара. Шушы авыр сынауларны үтеп, илнең азатлыгын саклап калган батырлар алдында кадетларның рәхмәт хисләре белән алларына килеп тезләнеп рәхмәт әйтүләре аеруча дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды.
- Без фашизмны җиңгән батырларны бервакытта да онытырга тиеш түгел, - диде район башлыгы Камил Нугаев митингка килгән халык алдында чыгыш ясап. - Ватанга тугры калып, илебезне дошманнан азат итүчеләрнең батырлыгы яшь буынга үрнәк булып тора. Хәзер тарихны бозып күрсәтүчеләр баш калкыта башлады. Украинада барган вакыйгалар шул турыда сөйли. Ләкин халкыбызның канкойгыч сугышта Җиңеп чыгуы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды һәм аңа берәүнең дә кагылырга хакы юк.
Район башлыгы һәркемгә тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде. Бу котлауларга ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент киңәшчесе Дмитрий Шипков та кушылды, ул бәйрәм уңаеннан Рөстәм Миннехановның котлавын җиткерде. Шулай ук район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, район ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев халыкны бәйрәм белән котлады.
Митингта катнашучылар яу кырында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, хезмәт коллективлары вәкилләре мәңгелек ут янындагы монументка чәчәкләр куйдылар. Балалар һәр ветеранга чәчәк бәйләмнәре тапшырды, шәһәрдәге 1 нче урта мәктәп укучылары һәркемне дә Бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясенә кушылырга чакырып, сугышта катнашучыларның портретларын тотып мәйданнан үттеләр.
Тантаналар барышында истә калырлык, шул ук вакытта күңелгә бераз моңсулык өстәүче мизгелләр байтак булды. Май аен юкка гына иң дулкынландыргыч ай дими торганнардыр. Митингтан соң концерт башланды. Шәһәрнең танылган артистлары һәм килгән кунаклар башкаруында төрле җырлар яңгырады. Тамашачылар аларның һәр чыгышын алкышларга күмде.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев