Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз эшенең остасы

Быел җәй Болгар санаторий мәктәп-интернатның чит телләр укытучысы Ирина Захарова Англиядә стажировкада булып кайтты. Бүген ул бу сәяхәттән алган тәэсирләрен хезмәттәшләре белән дә, укучылары белән дә теләп уртаклаша.

Бу илгә бару турында ул күптән хыяллана һәм "Алгарыш" республика программасында катнашырга була. Онлайн-мәктәптә белем алу нәтиҗәләре буенча Ирина Геннадьевнаны Бөекбритания белем бирү үзәкләрендә һөнәри осталыгын камилләштерергә мөмкинлек бирелгән укытучылар төркеменә кертәләр.

Бу фәнне ул кечкенәдән үк үз иткән, инглиз телен өйрәнү аңа җиңел бирелгән. Монда аның беренче укытучысы Илүзә Фоат кызы Әхмәдуллинаның да өлеше зур. Нәкъ аның киңәше буенча Ирина Геннадьевна мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керергә була.

Санаторий интернат-мәктәптә инглиз теле укытучысы булып ул инде ике дистә ел чамасы эшли. Ул балаларга белем биреп кенә калмыйча, инглиз теленә карата мәхәббәт тәрбияләргә, кызыксыну уятырга, күптән түгел булып кайткан ил турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырыша. Хәзер чит телләрне белмәгән кешегә кыенга туры киләчәк.

Аның дәресләре һәрвакыт эчтәлекле үтә. Ирина Геннадьевна дәрестә һәр баланы эшкә җәлеп итәргә, өйрәнә торган материалны аңлаешлы формада ачып бирергә тырыша. Ул үз эшендә заманча белем бирү технологияләреннән файдаланып, хезмәттәшләре белән тәҗрибәсен уртаклашып тора. Берничә ел элек Ирина Геннадьевна мәктәп коллективы исеменнән ел укытучылары район конкурсында чыгыш ясап, үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул финалга чыгып, номинацияләрнең берсендә җиңүче дип табылды.

Үз фәнен, мәктәбен, укучыларын чын күңелдән ярата - Ирина Геннадьевнага шундый кыскача характеристика бирергә мөмкин. Балаларга белем бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен быел ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазенә лаек булды. Бүләкне педагогларның август конференциясендә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев