Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөзләреннән шат елмаю китмәсен

Балалар иң яраткан җәйнең беренче көнендә Халыкара балалар көне билгеләп үтелә. Безнең илдә ул Балаларны яклау көне буларак бәйрәм ителә.

Көн кояшлы, аяз булса, бәйрәм чаралары аеруча мавыктыргыч үтә. Быел да аның программасы бай итеп төзелгән. Ул тантаналы өлештән тора, аннары концерт, асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы, спорт эстафетасы, яхтачылар узышы һәм башка бик күп чаралар каралган. Шулай итеп, якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданына килгән һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыльне табып, ярышларда катнаша, рәхәтләнеп күңел ача ала. Җәй нәкъ шулай башланып китәргә тиеш тә!
Тик балаларны яклау көне - күңелле бәйрәм генә түгел ул. Бу көн җәмгыятькә тагын бер тапкыр балаларның хокукларын якларга кирәклеген, алар бәхетле булсын, укысын, яраткан эш белән шөгыльләнеп, киләчәктә менә дигән ата-ана һәм илнең лаеклы кешеләре булып үссен өчен нәкъ без - олылар җаваплы булуын тагын бер кат исебезгә төшерә. Мәсәлән, сугыш барган Украинадагы хәлләрне һәр кеше зур борчылу белән күзәтә. Халыкның тормышы асты-өстенә килде, олылар һәм балалар тормышына куркыныч яный, бәхетле балачактан мәхрүм ителгән балаларны күрү аеруча кызганыч.
Бәхетле тормышның, гамьсез балачакның нигезе булган тынычлыкны саклау - безнең төп бурыч. Җир йөзендә бөтен балаларга тынычлык, иминлек телибез, аларның йөзеннән бервакытта да шат елмаю китмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев