Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тагын бер йортның түбәсен яптылар

"Спасагрострой" җәмгыяте эшчеләре Профсоюз тыкрыгындагы 1нче йортның түбәсенә капиталь ремонт ясыйлар.

Эшчеләр бәбкәләрне тулысынча алыштырып, чорманы җылыталар һәм түбәне профнастил белән каплыйлар, ә бу инде шиферга караганда күпкә ышанычлырак һәм озакка чыдарга тиеш. Чормада каты минераль мамык өстеннән арматуралы бетон җәяләр. Вентиляция каналларын да ремонтларга җыеналар.
Бу эшне Виталий Петрянкин бригадасы кешеләре башкара. Аның составындагы Виталий Унькин, Александр Игнатьев, Николай Ефрейторов, Владимир Петрянкин, Владимир Маркин, Николай Буланов үзләренә тапшырылган эшнең бөтен җаваплылыгын тоеп тырышалар. Бу йортта яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, алар бөтен эшләрне җиренә җиткереп башкаралар. 15 майга бу йорт шәһәрдәге башка йортлар кебек, яңа түбә астына керәчәк.
Капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында, хәзер бу коллектив көче белән Никольск урта мәктәп бинасындагы агач тәрәзә блоклары, эчке ишекләр пластиктан ясалганнарга алыштырыла Моннан тыш, мәктәпнең түбәсе җылытылачак, канализация һәм су үткәрү системалары ремонтланачак. Шулай ук аерым санузел урнаштыру да каралган.
Ә үзәк район хастаханәсендә Артем Маркарян җитәкчелегендәге штукатур-малярлар бригадасы йөк һәм пассажир ташу лифты урнаштыру сәбәпле, буяу-агарту эш-ләрен алып бара.
Бу эшләрнең барысы да халыкның социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга, яшәү һәм эшләү, уку шартларын тагын да уңайлырак итү максатыннан чыгып эшләнә. Төзүчеләр моны яхшы аңлыйлар һәм барлык эшләрне вакытында, яхшы сыйфат белән башкарырга тырышалар.
Рәсемдә:(сулдан уңга) балта осталары Виталий Унькин, Александр Игнатьев, Николай Ефрейторов, бригадир Виталий Петрянкин.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев