Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тагын бер йорт файдалануга тапшырылды

Узган җомга көнне шәһәрдә Пионер урамындагы ун фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Ул "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплекслы проектны тормышка ашыру кысаларында төзелде.

Владимир Корнилов
"Йортыгыз имин булсын!" - Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясеннән күчкән кешеләр өчен төзелгән яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасын әнә шулай дип башладылар. Аларны котларга мәртәбәле кунаклар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Халык алдында чыгыш ясап, район башлыгы Камил Нугаев республикада һәм безнең районда гамәлдәге программа буенча йортлар төзү эшләренең барышы турында сөйләде. Шундый уңайлы, матур йортлар төзегән өчен подряд оешмасы - "Керамика Маркет" җәмгыятенә рәхмәт белдерде, ә өй туйларын билгеләп итүчеләргә иминлек, тынычлык теләде.
"Йорт ияләре" һәр хуҗага яңа фатирларның символик ачкычларын тапшырдылар. Любовь Калинушкина барлык уңайлылыклары булган яңа фатирларга күчүчеләр исеменнән район һәм шәһәр җитәкчеләренә, бигрәк тә төзүчеләргә зур рәхмәт белдерде. Әлегә кадәр Болгарда иске агач йортларда яшәүчеләр өчен бу чыннан да зур бәхет.
Менә бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле җитте - подъезд каршындагы ал тасманы кискәннән соң, яңа фатирга күчүчеләр кунакларга үзләренең якты, уңайлы фатирларын күрсәттеләр. Киң коридорлар, иркен холлар, уңайлы баскычлар һәм башка бик күп нәрсәләр бу йортта яшәүчеләрнең тормышына тагын да ямь өстәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев