Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спорт бәйрәме истә калырлык булды

Чаңгы яратучылар өчен узган якшәмбедә үткән "Россия чаңгы юлы" һәр кешедә онытылмас тәэсир калдырды.

Олег Пахомов
Ярый әле, үткән якшәмбедә көн шактый җылы булды, салкын җил генә бәйгедә катнашучыларга азрак комачаулады. Узышлар алдыннан көннәрнең салкын торуы да күпләргә бәйгегә ныклап хәзерләнергә ирек бирмәде. Шуңа күрә чаңгы ярышларында катнашучылар башка еллар белән чагыштырганда азрак булды. Шулай да спортның бу төрен яратучылар җитәрлек иде. Аларны район башлыгы Камил Нугаев җылы сәламләде, барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде.
Гадәттәгечә, бәйгедә мәктәп укучылары актив катнашты. Алар арасында аеруча шәһәр, Антоновка, Полянка, Танкеевка, Ямбакты һәм башка мәктәп укучыларын билгеләп үтәргә була. Ветераннар өчен дә чаңгы юлында үз көчләрен сынарга мөмкинлек бирелде. Элеккеге милиция җитәкчесе Ринат Шәехов һәм урман хуҗалыгы мастеры Светлана Демина инде лаеклы ялда булсалар да, кайбер яшьләрдән дә уздырып җибәрделәр. Алар даими рәвештә чаңгы юлына чыгып, ТР буенча РФ Пенсия фонды идарәсе оештырган ярышларда катнашалар. Светлана Ивановна әйтүенчә, ул ярышларда җиңеп чыгуны максат итеп куймый, иң мөһиме - үзен сынап карау мөмкинлеге. Мондый бәйрәмнәрдә даими катнашып килүче Тукайдан Вакыйф Рәхимов та алардан калышмый.
Күпләр бәйрәмдә гаиләсе белән катнашты, алардан балалары да калышмады. Инде ничәнче ел рәттән бу бәйгедә Әхмәдышевлар гаиләсе үрнәк күрсәтә. Луса Шәрифулла кызы оныкларына үз-үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Әмир әле күптән түгел генә бәйгенең иң нәни катнашучысы булып, яшьтәшләре арасында җиңеп чыкса, хәзер инде сеңлесе Ангелина да аннан калышмый. Үз дистанциясендә беренчелекне бирми торган дәү әниләре аларга үрнәк булып тора.
Чаңгы спортын сөючеләр яшь төркемнәренә бүленеп, 500 метрдан алып 3000 метрга кадәр дистанциядә көч сынаштылар. Алдан әйтеп үтелгән катнашучылардан тыш, үз яшь төркемнәрендә Александр Шилов, Рөстәм Фәйзелгатов, Ольга Кузьмина, Геннадий Гришин, Светлана Архипова, Илья Афонин, Тимур Саянов, Влада Постникова, Ирина Моисеева, Юрий Селиванов, Екатерина Кузьмина, Егор Бурумов һәм башкалар җиңеп чыкты. Аларның барысына да медальләр, дипломнар һәм "Россия чаңгы юлы" логотипы сугылган спорт башлыклары тапшырылды. Барлык призерлар диплом һәм медальләргә ия булды. Ә иң нәни һәм иң өлкән яшьтәге спортчыларга моннан тыш кубоклар бүләк иттеләр.
Узыштан соң ярышта катнашучылар өйләренә арып-талып, ләкин күтәренке кәеф, киләсе бәйгегә кадәр сакланачак оптимизм рухы белән таралыштылар.
Автор һәм Владимир Корнилов фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X