Язгы чакырылыш барышында районның утызга якын егете Россия Кораллы Көчләр сафына хезмәт итәргә китәчәк.
Егетләрнең әзерлегенә килгәндә, аларның барысы да диярлек Ватанны саклаучылар алдына куелган югары таләпләргә җавап бирә, дияргә була. Мәсәлән, армия сафларына китүчеләрнең 50 проценттан артыграгы "С" категорияле машина, башка төр хәрби техника белән идарә итү таныклыгына ия. Физик яктан да егетләр әйбәт әзерләнгән. Шуңа күрә Читадан алып Калининградка кадәр коры җир, Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре, Хәрби диңгез флотында хезмәт иткәндә сынатмаслар дип ышанасы килә.
Узган җомгада район Мәдәният йортында булачак солдатлар өчен традицион призывник көне оештырылды. Район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев (моннан илле ел элек һава десанты гаскәр-ләрендә хезмәт иткән), шулай ук ата-аналар егетләргә Ватан алдында изге бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Армиягә китүче егетләр исеменнән чыгыш ясаган Игорь Алеев үзе һәм яшьтәшләре исеменнән Ватанга, ата-бабаларыбыз кебек, йөзгә кызыллык китерми хезмәт итәргә тырышырбыз, дип вәгъдә бирде. Егетләрнең барысына да бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан үзешчән артистлар алар хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев