Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр елны яз үзенчәлекле килә...

Тукай авылындагы Илшат Габидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында әлегә тынлык. Соңгы кар эреп бетү белән, механизаторлар эшкә керешергә әзер торалар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Хуҗалык коллективында бүген барысы да түземсезлек белән көннәрнең җылынуын, басуга чыгар сәгатьнең якынлашуын көтә. Әмма барысы да Ходай кулында, аннан узып булмый. Шуңа күрә көтәргә туры килә. Тукайлылар басуда кызу эш башланасын көтеп, вакытны бушка уздырмыйлар.
- Мондый яз килүен хәтерләмим, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Шәймулла улы. - Кайбер елларда инде 22 апрельдә сабан культуралары чәчеп бетерә идек. Быелгы яз көттереп кенә килә. Без дә тик ятмыйбыз, техниканы тагын да яхшы әзерләргә тырышабыз…
Хәер, биредә барлык тагылма агрегатларны, шул исәптән өч чәчкечле агрегат, 48 тырма, 2 культиватор, каток һәм башка кирәк-яракларны узган ел ук инде көйләп куйганнар. Чылбырлы ике Д-75 тракторы һәм КамАЗ машинасы да төзек. Шуңа күрә механизаторларның, вак-төяк техник хезмәт күрсәтү, деталь һәм узелларны яңабаштан карап-тикшереп чыгуны исәпкә алмаганда, артык мәшәкатьләре юк та кебек.
Узган еллардагы кебек, механизаторлар алдына 60 гектарда көзен чәчеп калдырган арыш басуын минераль ашлама белән тукландыру һәм сабан культуралары чәчү өчен 160 гектар туфрак әзерләү бурычы куелган. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, уңышны арттыру өчен узган елдан калган беркадәр минераль ашлама бар, шушы араларда тагын китерергә тиешләр. Чәчүлек орлык, ягулык-майлау материалларына да кытлык булмаска тиеш. Атап әйткәндә, хуҗалыкта кыр эшләрен нәтиҗәле башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Коллектив әгъзаларының күңеле күтәренке булуы да өметне арттыра. КамАЗ машинасы шоферы Нургаяз Ильяс улы Хәбибуллин, мәсәлән, басуда кырык дүртенче язны каршыларга җыена. Наил Рәхимов, Зөфәр Шәрәфиев һәм Рафис Мифтахов кебек уңганнар да тапшырылган эшне йөз аклыгы белән үти торган кешеләр. Ирешкән уңышларда Илназ Габидуллинның да өлеше аз түгел. Яшь булуына карамастан, техниканы, слесарь эшен биш бармагыдай белүе, башкаларга ярдәмгә килергә әзер торуы белән инде ихтирам казанырга да өлгергән. Басуда эшләүчеләрне быел да Илһамия Габидуллина тәмле ашлар белән сыйлап торачак.
Хуҗалык коллективының чәчүне узган еллардагы кебек тиз һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыгасына шик юк. Монда һәркем уртак эшкә үзеннән лаеклы өлеш кертергә тырыша.
Рәсемнәрдә: хуҗалык җитәкчесе Илшат Габидуллин (уңда) һәм механизатор Раил Хәбибуллин; Нургаяз Хәбибуллинга һәр эшне ышанып тапшырырга була.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X