Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Подстанция яңача эшли башлады

Узган шимбәдә шәһәрдә тиешле реконструкция ясалганнан соң яңартылган электр подстанциясен ачу тантанасы булды.

Владимир КОРНИЛОВ
Тантаналы шартларда узган әлеге чарага "Челтәр компаниясе" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, техник директор Рашат Газимҗанов, Чистай электр челтәрләре директоры Александр Наумов, "Гидроэлектромонтаж" җәмгыяте директоры Василий Глухов, кайбер челтәр компанияләре филиаллары вәкилләре, Татарстан энергосистемасы ветераннары, подряд оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар килде. Аларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады.
Подстанциягә тулы реконструкция ясау Болгар музей-тыюлыгы территориясен электр белән тәэмин итүне күпкә яхшыртачак, дип әйтергә тулы нигез бар. Республиканың "Яңарыш" фонды инициативасы белән "Татарстанның мәдәни мирасы" комплекслы проектын тормышка ашыру кысаларында әлеге мөһим эшне, әзерлекне дә кертеп, ун ай эчендә башкарып чыктылар.
Байтак еллар дәвамында өзлексез файдалану нәтиҗәсендә подстанция шактый таушалган иде инде. Аның куәтен арттыру кирәклеге турында да күптән сүз кузгатылды. Подстанциядәге көчәнеш җайланмаларның электр үткәрү мөмкинлегеннән берничә тапкыр артып киткәнлектән, шәһәр һәм районның электрга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү мөмкинлеге булмавы үзен гел сиздереп торды. Яңа торгызылган әлеге энергия объекты заманча элемент базасында яңа принципларны кулланып эшләнгән. Шунысын әйтергә кирәк, реконструкция барышында шәһәрне электр белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр булмады. Белгечләр сүзенә караганда, башка чыганакларга тоташырга һәм шактый четерекле эш башкарырга туры килгән. Барлык көчәнеш коммутаторлары да алыштырылган. Искергән ике трансформатор урынына һәркайсы 10 мегавольт-ампер көчкә ия булган ике яңа трансформатор урнаштырганнар. Файдалану процессында электр энергиясенең югалуына юл куелырга тиеш түгел. Җайланмалар белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылган. Телемеханика системасы ярдәмендә барлык эшләрне хәтта читтән дә контрольдә тотарга була. Моннан соң инде диспетчерга җайланмаларның таблодагы күрсәткечләрен дә дистанцион рәвештә язып алырга, челтәрдәге барлык үзгәрешләрне күзәтергә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә мөмкинлек туачак. Подстанциянең куәтен арттыру районны электр энергиясе белән тулы күләмдә тәэмин итүдә, шулай ук Спас һәм Әлки районнарының челтәр инфраструктурасын үстерү өчен куәтле резерв булдыруда әһәмиятле роль уйнаячак.
Тантана барышында егерменче елларда илне электрлаштыру бурычын алга куйган Ленин образы (дөнья пролетариаты ролен үзешчән артистларның берсе уйнады) оста файдаланылды.
- Иске бинаны яңартып азапланганчы, яңасын төзү күпкә җиңелрәк, - диде тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. - Беренче чиратта "Челтәр компаниясе"нә, подстанцияне төзүдә катнашкан подряд оешмаларына, шулай ук аны файдалануга тапшыруга үзләреннән өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт. Әлбәттә инде, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевка да аеруча зур рәхмәт. Станцияне реконструкцияләү эше аның тырышлыгы белән башланды. Барыгызга да зур рәхмәт!
"Челтәр компаниясе" җәмгыяте директоры урынбасары Рашат Галимҗанов ассызыклап әйтүенчә, биредә зур күләмдә эшләр башкарылган. Искергән җайланмалар урынына заман таләпләренә җавап бирүче, яңа технологияләргә нигезләнеп ясалган җайланмалар урнаштырган. Моннан соң Спас районын электр белән тәэмин итүдә проблемалар булмаска тиеш…
Чараның рәсми өлеше азагында район электр челтәрләре оешмасы җи-тәкчесе Анатолий Молодовка яңа объектның символик ачкычы тапшырылды. Традицион ал тасманы кискәннән соң, теләге булган кешеләрне подстанция эчен карарга чакырдылар.
- Биредә тулысынча үз илебездә эшләнгән җайланмалар куелган, - диде район башлыгы. - Алар чит илнекенә караганда да яхшырак эшләргә тиеш…
Эш урыннарыннан кала, биредә станция хезмәткәрләренә ял итү, көнкүреш бүлмәләре дә әзерләнгән.
Подстанцияне реконструкцияләүдә актив катнашып, районны электр белән тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Тантаналы чарадан соң кунаклар Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев